#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области появится новая семейная награда. Төмән өлкәсендә 55, 65 һәм 75 еллык уртак тормыш юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр бүләкләнәчәк. Өлкә хөкүмәте президиумы утырышында Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор тиешле боерыкка кул куйды. Бу гаилә һәм никах статусын күтәрергә генә түгел, ә ир белән хатынның гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда уңай үрнәк тә булачак дип саный губернатор. Юбилейлы медальләрне тапшыру 2020 елда башланачак. Төмән өлкәсендә 50 ел, 60 ел һәм гаилә тормышының 70 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр гамәлгә ашырылган иде. 2016 елдан мондый бүләкләрне 1 мең 280 гаилә алды.

* * *

В Тюменском районе появились мемориалы и памятные знаки. Төмән районында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган ике һәйкәл, тыл хезмәтчәннәренә өч истәлекле билге куелды. Беренче һәйкәл Яр авылында мәктәп каршында ачылды. Сугыш елларында бу авылдан фронтка 120 кеше киткән, аларның 55е яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Турай авылында тыл хезмәтчәннәренә истәлекле билге һәм Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Әширбәковка һәйкәл ачылды. Тантанада батыр егетнең энесе Хачиәкбәр Нигъмәтуллин катнашты.

* * *

Сотрудничество региона и Республики Корея обсудили Александр Моор и Ким Джо. Төмән өлкәсе хөкүмәте промышленность потенциалын үстерүгә генә түгел, ә фән-белем бирү, медицина, мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга да зур игътибар бирә. Моның турында губернатор Александр Моор Россия Федерациясендә Корея Республикасы вәкиллегенең генерал консулы, министр-киңәшчесе Ким Донг Джо җитәкләгән Корея делегациясе вәкилләре белән очрашкач сөйләде. “Медицина тармагындагы компанияләргә безнең зур кызыксыну бар. Бүгенге көндә Төмән өлкәсе белән Корея Республикасының гуманитар һәм икътисад өлкәләрендә берләшеп эшләүләре күзгә күренеп активлашты”, - дип сөйләде губернатор. Ул 2020 елда бергә Корея компаниясе катнашкан Россия-Корея күргәзмәсе үткәрү турында тәкъдим ясады.

* * *

Компания тюменских властей выиграла многомиллионный контракт. Төмән өлкәсе юл-эксплуатация предприятиесе регион районнарында юлларны һәм юлүткәргечләрне карап тоту белән шөгыльләнәчәк. Бу максатка җәмгыятькә өч йөз миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Аукционга бары тик бер гариза - “ТОДЭП” оешмасыннан бирелгән. Аны бөтен таләпләргә туры килә дип таныдылар. Нәтиҗәдә, предприятие җиңүче дип игълан ителде. Киләсе елга шушы подрядчыга юллар, күперләр, юлүткәргечләр, светофор объектлары торышын күзәтеп торырга кирәк булачак.

* * *

Более двадцати скульптур изо льда появятся на Цветном бульваре в Тюмени. Төсле бульварны бизәү тематикасында Петр Ершовның “Конек-горбунок” әкияте мотивлары чагылачак. Боз шәһәрчеге аркадан Орджоникидзе урамы ягыннан «Ел фасыллары» фонтанына кадәр территорияне биләп алачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны таулар, лабиринтлар көтәчәк. Үзәк фигура - 9 метр биеклектә “Шәһәр-башкала” булачак. Боздан бизәкләр ясауга Екатеринбургның иң яхшы осталары алындылар.

* * *

Маткапитал на первенца получат семьи в Тюменской области. 37 нче утырышта Төмән өлкәсе Думасы депутатлары беренче бала туганда региональ ана капиталын түләү турындагы законны бертавыштан кабул иттеләр. Закон 2020 елның 1 январеннан үз көченә керә. Шул вакыттан башлап беренче балалары туган гаиләләргә 150 мең сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Өченче яки аннан соңгы бала туганда түләнә торган ана капиталының күләме 100 мең сумгача артачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836