#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исеме гасырларда сакланыр

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел, язучыдан, журналисттан саф вөҗдан, чын гаделлек, искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул. Азат Сәгыйтовның кыска гына гомер юлы – моның ачык мисалы.

ХХ гасыр иҗтимагый-мәдәни тормышы тарихында милли яңарышка җитди йогынты ясаган һәм халкыбызның милли кыйбласын билгеләүдә зур роль уйнаган шәхес – Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка 80 яшь, ә бит аның вафатына да 15 ел үтеп киткән.

Еллар үтә тора, бездән киткән кешеләр, никадәр генә якын-таныш булмасын, әкренләп ерагая һәм тоныклана бара. Ә менә Азат мәрхүм алай түгел. Беркемгә охшамаганга күрәдерме, ул һич үзгәрмичә, тоныкланмыйча бик ачык булып күңелдә һәм күз алдында һаман да саклана. Нигә шулай? Һәркайчан милли хәрәкәттә тирән фикер йөртүче, зирәк акыллы, төпле уйлы, гамьле кешеләр катнаша. Менә шуңа күрә дә 1990 елның сентябрендә Төмән өлкәсе советының карары белән “Яңарыш” газетасының редакторы итеп Азат Сәгыйтов чакырыла да. “Яңарыш”ка килеп эшли башлау белән өлкәбездәге иҗтимагый-сәяси, мәдәният тормышына актив кушылып, җаны-тәне белән эшкә чумды ул. Иҗатының башлангычында ук яшь имән төсле җәелеп, тармакланып үсә, иҗат колачы киңәя, тирәнәя барды. Күпме көч-энергия сарыф ителгәндер, күпме йокысыз төннәр үткәндер бу чорда, моны үзе генә белгәндер.

Беренче көннән үк аның публицистик мәкаләләренең барысын да берләштерә торган уртак сыйфат – татар телен бетерүнең якынаюын тоеп чаң сугу, битарафлык, ваемсызлык йокысына талган милләттәшләребезне уяту идеясе ята. Беренче мәкаләсе дә иң беренче мәгариф өлкәсенә, яшь буынны укыту-тәрбияләү хакында иде. (“Яңарыш”, №-1, 15 сентябрь-1990 ел) “Иң зур бурыч” – балаларны ана телендә укыту, үз халкының әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү. Илебездә барган яңарыш нәтиҗәсендә балаларыбызны ана телендә, гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләү мөмкинлеге туды”, - дип язды. Әйтергә кирәктер, 15 ел буена “Яңарыш”ның бурычлары да, кыйбласы да шул максатларны гамәлгә ашыру булды. 1990-2005 еллардагы “Яңарыш”та басылган мәкаләләрендә миллилек, милли рух, милли аң, милли горурлык үзен сиздерә килде. Җанында олы гамь, милләт гаме иде аның. Беренче очрашуыбыз да истән чыгарлык түгел, хәтердә уелып калган.

Ул чын-чынлап милли рухлы, милли җанлы, милләтнең бүгенге торышына аек, дөрес бәя бирә белгән, милләтнең яшәеше, иминлеге өчен көрәшергә әзер батыр йөрәкле ир-егет икәнен тирән тойган идем мин.

Газетада 15 ел эшләп тә, үзе исән чагында бер китап та чыгарып өлгермәгән язучы-журналист Азат Сәгыйтовның публицистик мәкаләләрендә аның белем дәрәҗәсе дә, язучылык сәләте, тормышка карашы, фәлсәфәсе, тарихка, халыкка карата мөнәсәбәте чагылыш тапкан. Әсәрләренең тематикасы да, жанры да күп төрле: әдәбият-сәнгать турында да, үзенең замандашлары, авыл-шәһәр тормышы турында да берүк дәрәҗәдә белеп, яратып, хисләнеп язды. Туган телне үз итмәгәннәргә, балаларның руслашып баруына йөрәге әрнеп хисләнеп язды, ул тормышны бик ярата, дөньяны ничектер бик бизәкле итеп күрә белә иде. Кайсы гына әсәрен укыма, милли горурлык, халкының язмышы турында уйлану, борчылу мотивлары кызыл җеп булып сузыла килде. Гаделсезлекне күреп, тирән аңлап, аны кабул итмәү аңа хас сыйфат иде. Җәмгыятьнең һәр әгъзасы кебек үк, язучы-журналист та гади замана баласы. Әгәр ул чын кеше булса, чор билгеләрен битараф чагылдырып кына калмый, аның мәкаләләрендә бу чорга мөнәсәбәттә бәя дә, кирәк икән риза булмау һәм хәтта протест та гәүдәләнә, ул үз язмышын халык язмышыннан аера алмый, бөтен эшчәнлеген, иҗатын аңа – халыкка хезмәт итүгә багышлый. Азат Сәгыйтов белән дә шулай булды. Тикмәгә ул иҗатының көзгесе “Бирешмә, сакла газетаны” китабында “... 15 ел чын-чынлап зур һәм мөһим көрәш кыры иде”, - дип язмагандыр. Әлбәттә, аның “Яңарыш”тагы хезмәт юлы шома юллардан гына бармады, шактый гына кыенлыклар һәм гаделсезлекләр белән очрашырга туры килде аңа. Шунысы әһәмиятле, ул тормышның мондый ваклыкларыннан һәрвакыт югары булып кала бирде. Ул үзен бик гади, тыйнак тота иде, мин-минлек, шапырыну аңа хас түгел, шул ук вакытта бөтен торышыннан затлылык, культура, әдәп сизелеп тора иде. Ул үз дәрәҗәсен яхшы белгәнлектән, беркадәр генә горур, әмма масаюсыз, һәрвакыт ачык күңелле иде. 15 ел буе аның тынгысыз һәм тирән рухи тормыш алып баруы “Бирешмә, сакла газетаны” китабындагы һәр әсәрендә диярлек чагылыш тапты, тынгысыз һәм намуслы йөрәк тибеше һәр әсәренең аһәңеннән, рухыннан бөркелеп торды.

Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов 15 ел эчендә меңләгән милләттәшләребезгә үз милләте белән горурлану хисе уятуда әйтеп бетергесез күп эшләде, туган иленә, туган халкына, аның тарихына, гореф-гадәт, йолаларына мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле, файдалы мәгълүматларны газета битләрендә бастыра барды. Мәкаләләренең кайсына гына игътибар итмә, тормышыбызның, яшәешебезнең көнүзәк проблемаларын - әдәбият, сәнгать, тел-тарих, әдәп-әхлак, дин мәсьәләләрен үзәккә куеп сурәтләгән тирән эчтәлекле язмалар иде. Аларны укыйсың да, укучы күңеленә аңлаешлы итеп китерелеп җиткерүче каләм иясе – акыллы, төпле шәхес, заманча үткен зиһенле журналист белән очрашасың.

Өлкәбездәге татар халкын иҗтимагый тормышка, социаль-мәдәни үсешкә туплауда, милләттәшләребезне рухи фәкыйрьлектән арындыруда, туган телебезне саклап калуда “Яңарыш” каршында эшләп килгән “Әдәби Төмән” эшчәнлеге турында да берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр. “Әдәби Төмән”нең төп юнәлешләреннән берсе – туган телне саклап калу, бу исә милләтебезнең үзаңын уятуда, торгынлыктан чыгуда бүгенге көннең иң актуаль, иң җитди мәсьәләләренең берсе булып кала бирә.

Газиз телебезнең гасырлардан килгән изге байлыгыбызның бүгенге торышы, сафлыгы, төгәллеге, куллану даирәсенең кысрыклануы, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен елдан-ел киметүгә бару җанында милли хис сакланып калган кемне генә борчымый, кемне генә битараф калдыра икән. Кайда гына булмасын, “Әдәби Төмән”нең күчмә утырышларында  Азат Сәгыйтов халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла килгән гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнү, югалтканнарны яңадан торгызу мәсьәләләрен күтәрә, ә туган телебезне, әдәбиятыбызны пропагандалауда никадәр күркәм, саллы чаралар үткәрә килде. “Әдәби Төмән” дигән иҗади тармагын күз карасы кебек якын күреп, иҗади мохитны рухландырып, канатландырып яшәүче тынгысыз җанлы шәхес иде ул. Тирән белемле, универсал, ат урынына җигелеп эшләүче җитәкче иде ул. Әнә шулай кечкенә бер метеор шикелле ялтырап узды Төмәннең иҗтимагый-мәдәни күгеннән  Азат Гыйззәт улы. Ныклы кыйбласы, милли йөзе, көрәшчел рухы булган “Яңарыш” газетасының нигез ташын салып калдырды. Ул безнең милли горурлыгыбыз булып, бик күпләрне аптырашта калдырып, көтмәгәндә, уйламаганда вафат булды. Югыйсә, таза, пәһлевандай гәүдәле, гаҗәеп көчле рухлы, нык ихтыярлы, аек һәм дәртле кеше әле бик озак-озак яшәргә тиеш иде. Ул әле иҗат җимеше өлгереп килү мизгелен татый гына башлаган иде. “Алтын бөртекләп җыела” дигән мәкаль бар. Азат Сәгыйтов иҗади хезмәтенең нәтиҗәләрен, югары бәяләмәләрне әле алдарак күрәсе иде, ни аяныч, аяусыз үлем аны алдарак алып китте. Гомере буе янып, ашкынып яшәгән кешеләр әнә шулай тиз китә ахры.

“Яңарыш” яши, 30 ел яза. Бу еллар эчендә күпме сулар акты, яшәү рәвеше үзгәрде, әмма халкыбызның җанына сеңгән “Яңарыш”ка булган мәхәббәте сүрелмәде, арта гына барды. Тәвәккәл, оста оештыру сәләтенә ия, киң карашлы, заман тойгысы белән яшәүче Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова себер татарларының милли хәрәкәте, мәдәнияте, мәгарифе турында заманыбызның иң актуаль проблемаларын күтәреп язылган мәкалә-очеркларны һәр җомгада халкыбызга җиткереп тора. Исән булса, 80 яшьлек чал чәчле Азат Гыйззәт улы “Яңарыш”ның бүгенге эшчәнлеге турында нәрсә әйтер иде икән? Бу язмамны төгәлләгәндә, мин аның олпат гәүдәсен күргәндәй, чын күңелдән кычкырып көлгән калын тавышын ишеткәндәй булам.

Еллар узар. “Яңарыш”та буыннар алмашына торыр, ләкин халкыбызның күңел түрендә үзенә ныклы урын алган Азат Сәгыйтов исемен бервакытта да, беркем дә каплый алмас. Без ышанабыз, аңа татар халкының мәхәббәте, хөрмәте күп еллар – гасырларда сакланыр.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, ветеран укытучы, журналист,
Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836