Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В труднодоступных районах Тюменской области работают переписчики и контролеры. Тубыл районының үтеп керергә авыр булган авылларында 11 исәпкә алучы эшли. Бөтенроссия халык санын хисапка алу кысасында аларның һәркайсына 27 декабрьгә кадәр 358 авыл кешесе турында мәгълүмат тутырырга туры киләчәк. Халык санын хисапка алу Тубыл районының 28 торак пунктында бара, алар арасында Вәчир, Лаемтамак, Булашевское һәм башка авыллар. Гомуми 3 мең кеше (Тубыл районы халкының 13%ы) мәгълүмат тупланачак.

* * *

Производство мяса кроликов в Тюменском районе набирает обороты. “ТөмәнАгро” теплица комплексы ярдәмендә Төмән районында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме шактый үсте. Предприятиедә яшелчә җитештерүне 13,5-18,2 мең тоннага кадәр арттырганнар. Төмән кошчылык фабрикаларында 2019 ел күрсәткечләрен кабатладылар диярлек. “ПРОДОТөмән бройлеры”нда 1919 елда алты яңа кош абзары төзү хисабына җитештерү 3 мең тоннага арткан.“Рощинский” бердәнбер йорт куяннары үрчетү комплексы искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Биредә 45-46 тонна ит җитештерелә. Комплексны үзгәртеп кору, яхшы азык ашату һәм санитар эшкәртү буенча тиешле чаралар ярдәмендә мондый нәтиҗәгә ирештеләр.

* * *

Тюменская область стала лауреатом национальной спортивной премии 2020 года. “Россия регионы-2020” номинациясендә физкультура һәм массакүләм спортны үстерүгә җирле генә түгел, федераль дәрәҗәдә өлеш керткән субъектлар билгеләп үтелә. Төмән өлкәсендә 2020 елда гомуми 30 меңгә якын спортчы аудитория белән 3 халыкара, 14 бөтенроссия, 62 региональ ярышлар уздырылды. 1 ел эчендә Төмән спортчылары 277 медаль яулады, шуларның 94е – алтын.

* * *

Тюменские производители наращивают экспорт продукции АПК. 2020 елның 9 аенда Төмән җитештерүчеләре агропромышленность продукциясен 17 миллион АКШ долларына диярлек экспортлаган. “Пандемия чорында Төмән өлкәсенең АПК предприятиеләре үз эшчәнлеген туктатмадылар. Чикләнгән шартларда эшләп, агропромышленность комплексы продукциясен экспортлау күләмен дә арттырдылар. Моннан тыш, Төмән өлкәсе җитештерүчеләре тәэмин итү географиясен киңәйтә алдылар”, - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

Тюменская область – в тройке регионов-лидеров Всероссийского экологического диктанта. Диктантны үткәрү өчен өлкәдә региональ оештыру комитеты барлыкка килде һәм онлайн-форматта уздыруга мәйданчыклар билгеләнде. Төмән өлкәсе өченче урынны Мәскәү белән бүлеште. Диктантта 12 яшьтән алып барлык теләгән кеше катнашты.

* * *

Более половины жителей Тюменской области сделали прививку от гриппа. Өлкәдә грипп вирусы әлегә циркуляцияләнми, вакцинация дәвам итә. Прививканы яшәү урының буенча поликлиникада куйдырырга була. Предприятие җитәкчеләренә берьюлы бөтен коллективны прививка ясатырга киңәш итәләр, моның өчен компания территориаль медицина учреждениесенә гариза бирергә кирәк.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума