#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кирәкле һәм җаваплы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

51-1Аның турында: “Ярдәмчел, кешелекле, йомшак күңелле, шифалы куллы”, - дип әйтәләр. Бүгенге язмам Тубыл шәһәрендә 30 елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Кәримә Колмәмәтьева турында.

Олысына, кечесенә һәр заманда кирәкле булган һөнәр ияләре булган табибларның, шәфкать туташларының хезмәтен хөрмәт итеп рәхмәт сүзләрен күпчелегебез еш әйтәбез. Җылы теләкләрне, рәхмәтләрне күп мәртәбә ишеткән шәфкать туташы Кәримә Рәкыйп кызы бүген дә эшенә ашыгып, шатланып килә.

1984 нче елны Тубыл медучилищесын тәмамлап, шул дәвердән сайлаган һөнәренә тугры булып, яратып эшли. Үзе турында: “Мин Тубыл районының Ләчек авылында туып, Вагай районы, Кече Кундан авылында үстем. Птицы авылы мәктәбендә урта белем алдым. Кече вакытымнан ак халатлы табибларга, аларның эшләренә кызыксынып карый идем. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл медколледжына укырга кердем. Хыялым тормышка ашты. Үзем сайлаган фельдшерлык һөнәренә укып, диплом алып чыкканнан бирле бу юнәлештә эшлим. Көтмәгәндә килгән катлаулы COVID-19 яңа йогышлы куркыныч авыру, сынаулы еллар һәр кешегә дә, медицина хезмәткәрләренә дә җиңел бирелмәде. Без беренчеләрдән булып прививка куйдырдык. Бүгенге көндә мин невролог белән эшлим. Эш көнем табибның билгеләве буенча авыруларны дәвалаудан башлана. Авыруларга мөмкин кадәр ярдәм итеп, ягымлы елмаеп, аларны тыңлап, кешенең хәленә кереп эшебезне башкарабыз. Эшебездә нинди генә хәлләр килеп чыкса да, без үзебезне тыныч тотарга тиешбез. Балаларны җылы сүз, якты йөз белән каршы алсаң, алар безнең кабинетка да елмаеп керәләр. Безнең үзәккә балалар әти-әниләре белән киләләр. Аларны тыңлап, киңәшләр бирү, процедуралар үткәрү, документлар белән эшләү дә безнең эш”, - ди.

Сайлаган һөнәрләрен, эшләрен яратып башкарган ак халатлы шәфкать туташларын табибларның уң кулы дип саныйлар. Үзе өлгер, якты йөзле, эшенә җаваплы караган, игътибарлы, намуслы шәфкать туташы Кәримә Рәкыйп кызы пациентларыннан бик еш рәхмәт сүзләре ишетә, бергә эшләгән коллегалары да аның эшенә яхшы бәя бирәләр. Балаларга, аларның әти-әниләренә игътибарлы булган, уртак тел таба белгән шәфкать туташын хөрмәт итәләр. Ул Төмән өлкәсе сәламәтлек саклау департаментының һәм шәһәр башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836