#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Медик батырлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре сугышта шикелле хезмәт итәләр. Безнең якларга да кешеләрнең гомерләрен алып китүче COVID-19 зәхмәте җитте. Һәр медик кечкенә батырлык кыла, аннан бербөтен җиңү барлыкка килә.

Өлкән медицина шәфкать туташы, пенсионер Яркәү районы, Бурбар авылының Гөлнура Руева да читтә кала алмады. Ул шушы авыр пандемия чорында медикларның җитешмәвен аңлады. Яркәү шифаханәсе районда 40 авылга хезмәт күрсәтә. Янәшәдә теләсә-кайсы очракта авыруларны китерергә мөмкин федераль юл үтә.

Гөлнура Винарис кызы кредитка җиңел машина сатып алды. 50 чакрым юлны узып, көн саен эшли торган урынына килә. Яшь булмаган пенсионер көч каян ала икән? Зур тәҗрибәле медик шифаханәдә бик мөһим хезмәткәр. Ул шәфкать туташларының остазы. Гөлнура Винарис кызы тәҗрибәне Төмәндә 2 нче өлкә шифаханәсендә 37 ел эшләп туплый. Гел укый, югары белем ала, эшендә 2-3 смена хезмәт башкара. Руеваның сөйләвенчә, аеруча төнге сменаларда эшләве авыр була. Балалар бүлегенә сабыйлар еш өянәк, сынган кул-аяк белән эләгәләр. Медицина ярдәме алгач, балаларның уйныйсылары килә. Шул вакытта яңа салган шинаны өзмәсен өчен, сабыйның игътибарын үзеңә җәлеп итәргә кирәк була. Төрле сәбәп буенча өйгә кайтып килергә ашкынучы әниләр дә бар. Гөлнура ханым һәр очракта барчасын хәл итә. Мактаулы хезмәте өчен бүләкләргә лаек була. Медикларның концертларында, смотрларда катнаша. Гаилә тормышына да күп игътибар сорала. Иптәшенең вафатыннан соң, балаларын ялгызы үстерә, аларга югары белем бирә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Алар үз гаиләләрен корганнар, уңышлы эшлиләр, балалар үстерәләр.

Руева тыныч кына дачасында утырыр иде. Пенсиягә чыккач, туган авылында дача сатып ала, аны җәен чәчәкләргә күмә. Сабыйлар өчен курада мәйданчык та ясап куйган. Ял көннәрендә балалары, оныклары сагынып кайталар. Кайбер вакытта оныкларның әбиләре яныннан шәһәргә китәселәре килми, чөнки монда чиста һава, ял итәргә, җирдә эшләнергә бөтен мөмкинлекләр бар, табигый азык ашыйлар. Гөлнура ханыма сәламәтлек, уңышлар теләп калам.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836