Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменскую область будут очищать от сгоревших в 2021 году лесов. Санитар-сәламәтләндерү чаралары 1,5 мең гектар мәйданда планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу башлангыч мәгълүматлар. Янгыннар узган мәйданнарда тикшерүләр 2022-2023 елларда корыган үсентеләрне ачыклау буенча дәвам ителәчәк. 2022 елда утыртылган агачларны урман патологик тикшерү 3,4 мең гектар мәйданда планлаштырылган. Тикшерелгән мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары, шул исәптән һәлак булган һәм зыян күргән агачларны кисү булачак. Бу - урманнарда зарарлы организмнарның таралуын кисәтү өчен кирәк.

* * *

Санатории Тюменской области вошли в десятку самых популярных в стране. Ял һәм дәвалау өчен популяр урыннарның беренче өчлеген Россиянең көньягы шифаханәләре били: бу – Краснодар крае, Кырым, Ставрополь. Төмән өлкәсе, Мәскәү өлкәсенең иң яхшы унлыгын узып, тугызынчы урынны алды. Мондый белешмәләр россиялеләрнең өстенлеген анализлау нигезендә Россия һәм РФ шифаханәләрен броньлау порталы тарафыннан бирелгән.

* * *

В Тюмени откроется кабинет Деда Мороза. 25 декабрьдә Төмәннең 400 еллыгы мәйданында Кыш Бабай резиденциясе ачылачак. Анда шигырь укырга, Кыш бабай белән фотога төшәргә һәм татлы бүләк алырга мөмкин булачак. Төмәннең ерак районнарында яшәүчеләр өчен мобиль резиденция эшләячәк.

* * *

В Тюменскую область прибыли породистые зарубежные свиньи. Даниядән токымлы чит ил дуңгызлары “Төмән” дуңгызчылык комплексы” дуңгыз үрчетү хуҗалыгына кайтты. 153 баш Росванг шәһәре дуңгызларын Түбән Тәүде районына озаттылар. Өлкә дуңгызларны соңгы тапкыр 2017 елда сатып алган.

* * *

Медики тюменской скорой совершают по 260 тысяч выездов в год. Бригада составына өч кеше керә: табиб, фельдшер һәм машина йөртүче. Һәрберсенә саклау формасы комплекты кирәк. Мәсәлән, медикларга ярдәм итү максатыннан, Төмән төзелеш компанияләренең берсе учреждениегә 47 мең респиратор, бер тапкыр кулланыла торган комбинезоннар, бактерицид нурланышлар, кислород битлекләре, ИВЛ үткәрү өчен кул аппаратларын һәм башкаларын тапшырды.

* * *

Около 20 предприятий АПК Тюменской области запустили интернет-торговлю. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен сату каналы булып тора һәм бик күп кешене җәлеп итә. Интернет-кибетләр эш графигын үзгәрткәннәр, курьерларны шактый арттырганнар, заказ өчен өстәмә көн керткәннәр. Белгечләр бәяләвенчә, интернет-сәүдәнең киң таралуы кайбер факторларга бәйле. Барыннан да элек, бу – кызыксындыручы товарны сатып алганда вакыт экономияләү, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында заказ ясау, аны түбән бәядән сатып алу мөмкинлеге һәм башкасы.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836