Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Сәламәтлеккә файдалы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөерләрнең яхшы эшләве һәркем өчен бик мөһим. Аларны сәламәтләндерүче ун төрле эчемлек бар!

Тузганактан пешерелгән чәй бөерләрдәге ташларны эретә, организмны калий белән баета. Тузганакның тамырларын юып, төнәтергә дә була, өске өлешен дә кулланырга мөмкин.

Кызыл чөгендер согы да бөерләр өчен искиткеч файдалы. Ул бөерләрдә ташлар булуны кисәтә. Ә ташлар инде булса, чөгендер согына лимон яисә имбир кушарга кирәк.

Имбирле чәй дә бөерләр сәламәтлеген саклый. Ул ялкынсынуларны киметә. Имбир тамырын юып, вак кыргычтан үткәрергә һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Бу чәйгә бал кушсагыз, тамак авырту да бетәр.

Бөерләрдә ташлар һәм инфекция булганда, кычыткан төнәтмәсен кулланырга киңәш итәләр. 1–15 грамм коры кычытканны бер стакан кайнап чыккан суда 20 минут төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч тапкыр берәр кашык кулланалар. Артыннан бер стакан су эчеп куярга кирәк. Ләкин йөкле хатын-кызларга кычыткан кулланырга ярамый! Аллергиясе булганнар да сак булсын.

Лимон согы артык кальцийны чыгара, ташлар үсүне тоткарлый. Аны салкын су кушып кулланыгыз.

Мүк җиләге согы яисә морсы бактерияләрне юк итә, инфекция үсешен, ташлар барлыкка килүне тоткарлый.

Куркума — искиткеч тәмләткеч. Ул – ялкынсынуга каршы көчле чара. Кайнап торган сулы кәстрүлгә бер калак куркума кушыгыз һәм ун минут кайнатыгыз. Соңыннан бераз лимон согы һәм кара борыч кушыгыз.

Юкә чәчәгеннән чәй әзерләгез. Ул циститтан да, бөерләрдәге инфекциядән дә дәвалый, ташлар хасил булудан саклый. Өч атна мондый чәй эчкәннән соң 10 көн тәнәфес ясарга кирәк.

Гөлҗимешнең җимеше дә, тамырлары да бик файдалы. Алар токсиннарны, ташларны кудыра.

Ә менә кавынның төшләрен ташлыйсызмы? Юкка! Аларны киптереп, ваклап, кайнар суда төнәтеп эчәргә кирәк. Ике кашык вакланган кавын төшен бер литр суда берничә сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә өч-дүрт тапкыр кулланалар. Ул бөерләрне чистарта, аларның эшчәнлеген яхшырта.

«Кызыл таң».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836