Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бусагадан атлап килеп керүче 2026 ел - Утлы Кызыл ат елы — ул традицион рәвештә көч, энергия һәм яңарыш белән ассоциацияләнә. Күпләр мондый елларны үзгәрешләр өчен уңайлы момент буларак кабул итә, һәм мондый мөмкинлекне игътибарсыз калдырырга кирәкми. Икенче тапкыр ул 60 елдан соң гына киләчәк. Ат теләсә нинди күренештә ихласлык ярата — аралашудан алып, эш процессларына кадәр. Ялган, яшерен мотивлар һәм «ике куян тотарга» тырышу сезгә 2026 елда бик нык тискәре нәтиҗә китерергә мөмкин. Шулай ук, ел символы гадилеккә һәм логикага тартыла. Төгәл стратегияләр, аңлаешлы адымнар, көнкүрештә һәм эштә төгәллек — болар барысы да ел гармониясен көчәйтә.
Кирәкмәгән төсләр:
Зәңгәр, кара, соры һәм ак кебек салкын һәм караңгы төсмерләрдән сакланыгыз.
Өстәмә тәкъдимнәр
Меню:
Ачык төстәге ризыклар әзерләгез, шул исәптән бик күп яшеллек белән бизәгез, чөнки ат - үлән белән тукланучы хайван.
Бизәк:
Ат яки дага белән бәйле декорацияләрне һәм символиканы кулланыгыз.
Кием:
• Хатын-кызлар өчен:
Агып торган тукымалардан (ефәк, атлас) яки ялтыравыклы детальләрдән (пайеткалар, люрекс, бәрхет) күлмәкләр сайлап алыгыз. Иңбашлары яки аркасы ачык булган фигураны ассызыклаучы модельләргә өстенлек бирегез.Төсләр палитрасы - кызыл, алтын, кызгылт сары.
• Ирләр өчен:
Галстук, күбәләк яки күкрәк яулыгы рәвешендәге ачык акцентлы классик костюмнар яки пиджаклар туры киләчәк. Формаль булмаган шартларда көрән, шәраб яки терракота төсләрендә свитер яки джемпер кияргә мөмкин.
Бәйрәм кәефе
- Активлык:
Ат хәрәкәтнең кадерен белә, шуңа күрә актив уеннар, биюләр, йөрүләр туры киләчәк.
- Һава:
Матур бизәү әйберләре, гирляндалар һәм музыкаль озата бару ярдәмендә җанлы, динамик атмосфера тудырыгыз.
- Хис:
Елны оптимизм, энтузиазм һәм ачык йөрәк белән каршылагыз.
- Уңай энергияне тарту өчен кызыл шәмнәр кабызыгыз. Ритуаллар өчен тигез булмаган санда шәмнәр куллану яхшырак.
• Уңыш:
Курантлар сукканда уңыш җәлеп итү өчен бенгал утларын кабызырга мөмкин.
• Акча:
Финанс иминлеген җәлеп итү өчен ашъяулык астына 12 тәңкә салыгыз.
• Моң:
Яңа елга саф йөрәк белән керү өчен барлык низагларны 31 декабрьгә кадәр хәл итәргә тырышыгыз. Көчле энергетик ярдәм түгәрәге булдыру өчен, төн уртасында якыннарыгызны кочаклагыз.
Бәйрәм өстәленә ат итен куймагыз, чөнки бу ел символын хөрмәт итмәү булып санала. Иң яхшысы - балык, тавык, үрдәк ите. Балык - муллыкны символлаштыра.
Киләчәк Яңа ел һәр гаиләгә бәхет, иминлекләр, какшамас сәламәтлек, мул тормыш, озын гомер, илебезгә тынычлык алып килсен!
Интернеттан.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).