Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яңа елдан һәркем яңалык һәм үзгәрешләр өмет итә. Хыяллар тормышка ашсын, киләсе ел уңышлы булсын өчен, халыкта төрле ышанулар яши.
*Яңа елны яңа киемнән каршы алыгыз.
*Яңа ел кичендә яңа кием киегез, ел буе яңа киемнәрегез күп булыр.
*Елның беренче көне күңелле булса, ел буе шулай дәвам итәчәк.
*Яңа ел туганда кем дә булса төчкерсә, ел бәхетле булачак.
*Яңа ел көнендә бурычларны кайтарырга ярамый, ел буе бурычтан башыгыз чыкмас.
*Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы булуны уңышка юрыйлар.
*Елның беренче көнендә авыр һәм кара эш башкарырга ярамый, ел буе ялсыз эшләргә туры киләчәк.
*Тормышны чиста биттән башлагыз: кирәге булмаган, иске-москы әйберләрдән котылыгыз.
*Яңа ел табынында ризыклар төрле һәм күп булырга тиеш. Бу киләсе елда байлык вәгъдә итә.
*Яңа елда кер юарга һәм чүп чыгарырга ярамый, моның белән сез гаилә уңышын да чыгарырсыз.
*Яңа ел кичендә сүзгә килергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый. Бу Яңа елны «куркытырга» һәм уңыш сездән качарга мөмкин.
*Яңа елда курантлар сукканнан соң беренче килгән кеше елның ничек булачагын билгели дигән ышану да яши кайбер милләт халыкларында. Сәламәт, бай кеше килсә – бәхеткә. Беренче булып сез өнәп бетерми яки зарланырга ярата торган кеше килсә, яхшы әйбер көтмәгез.
*Элек шундый гадәт булган: яшьләр, Яңа елны каршы алганнан соң, өйдән-өйгә йөреп, бөтен туганнарга, күршеләргә уңыш китерергә ашыкканнар.
*Яңа ел төнендә кесәләрегез буш булмасын, югыйсә киләсе елда финанс кыенлыклары белән очрашырсыз.
*Акча җитмәүдән интекмәс өчен, Яңа елга кадәр бурычларны түләп бетерергә тырышыгыз.
*Яңа ел алдыннан урамда уенчык тапсагыз, киләсе елда гаиләгезнең тулылануын көтегез.
*Табынга ипи-тоз куярга онытмагыз. Ашамлыкка тотылган акчаны санамагыз: табын мулрак булган саен яхшырак.
*Төрле татлы җимешләр сатып алыгыз. Алар 12 төрле булсын. Һәрберсен, берәр ай исемен атап, тешләп булса да чыгарга кирәк. Бу чара киләсе ел татлы, баллы булсын өчен эшләнә.
«Мөслим –информ».