Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
“Төрки татар дастаннарында тарихи чынбарлык” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бу уңайдан Россиянең танылган этногафы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән мәгърифәтчелек эше кысаларында Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубыл комплекслы фәнни станциясенең фәнни китапханәсенең конференц-залында очрашу узды. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның яңа гына басылып чыккан китабы–монографиясен тәкъдир итү чарасында Д.И.Менделев исемендәге Тубыл пединституты (Төмән университеты филиалы) студентлары, укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүче милләттәшләребез, себер татарлары автономиясе әгъзалары катнаштылар.

Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең археология һәм тарихи лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских тыңлаучыларны китапның авторы, аның төп фәнни хезмәтләре белән таныштырды. Зәйтүнә Тычинских бу фәнни эшне әһәмияткә ия булган оригиналь фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәсе дип атады. Татар дастаннарын өйрәнү монография авторына урта гасыр җәмгыяте тормышының күп якларына яңа карашлар формалаштырырга, Алтын Урданың социаль сәяси һәм административ территориаль төзелешенең моңарчы билгеле булмаган кайбер нечкәлекләрен ачыкларга мөмкинлек бирде, дип сөйләде. Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарихи–мәдәни тикшеренүләр секторының археология һәм тирихи антропология лабораториясе мөдире, тарих фәннәре кандидаты Александр Адамов фикерләрен әйтте. Аның фикеренчә, бу гаҗәеп китап. Автор аңлаешлы тел белән фәнни хезмәтен язган. Д.Исхаковны ул яшь галимнәр өчен юл күрсәтүче йолдыз белән чагыштырды. Китап кереш сүздән, дүрт бүлектән тора. Чыганакалар һәм әдәбият исемлеге бирелгән, китапка йомгак ясалган. Беренче бүлектә “Ак- Күбәк себер-татар дастаны”н анализлауга багышланган.
Чараны алып баручы тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Әбдрәшит кызы китап авторы Дамир Исхаков 30дан артык монография, китаплар, уку әсбаплары һәм 550дән артык фәнни мәкалә авторы булганы турында сөйләде. Халкыбызның тарихы буенча Россиядә һәм чит илләрдә күп чыгыш ясаган Дамир Исхаков Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, милли туган якны өйрәнү “Туган җир” журналы редакторын яңа уңышлары белән котлады. Хәзерге көндә Д.Исхаков Тубыл комплекслы фәнни станциясендә эшли.
“Төрки татар дастаннарында тарихи чынбарлыклар” монографиясен Тубыл шәһәре һәм Тубыл районы китапханәләрендә алып укырга була. Галим белән очрашу, кызыклы, эчтәлекле әңгәмә формасында узды. Авторга сораулар бирделәр, уңышлар теләделәр.
Римма УМИТБАЕВА.