#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәйрия фондының игелекле эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

51-15“Бездә ятим бала юк” проектының эшен дәвам итүче “Бәрәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова узып баручы 2019 нчы елда нинди эшләр башкарылганы турында безнең белән бүлешеп:

- Сүземне үзебезнең спонсорларыбызны барлаудан башлап җибәрсәм, урынлы булыр дип уйлыйм. Алар: Ринат Насыйров, Реваль Хөснетдинов, Рамил Усманов, Рамил Нәбиев, Ринат Шәрәфетдинов, Илдар Галимов. Аларның булышлыклары белән Тубыл районының Нешшә авылында яшәүче 3 балалы Фазыловлар гаиләсенә Овсянникова авылында йорт сатып алып, спонсорларыбыз мебель дә алып куйдылар.

Ләкин эшебез моның белән генә бетмәде - йорт һәм урыны да элекке хуҗасы исеменә рәсмиләштерелмәгән булган. Бу катлаулы һәм озакка сузылган эшләрне башкарып, нәтиҗәдә, йорт-җирне юридик яктан Фазыловлар гаиләсе исеменә күчергәч кенә тынычландык инде. Аннары Тубыл шәһәрендә яшәүче Казюковларның яңа йортларына пластик тәрәзәләр куярга ярдәм иттек. 51-14Традиция буенча, ел саен үзебез булышкан күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне Яңа ел алдыннан Төмән татар мәдәният үзәгенә һәм Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенә чыршы бәйрәменә чакырабыз, алар белән аралаша-аралаша чәйләр эчәбез, балаларга спонсорларыбыз ярдәмендә әзерләнгән бүләкләрне тапшырабыз. Быел, мәсьәлән, 120 бүләк әзерләдек. Газета укучыларыбызга шуны да әйтеп үтәсем килә, без өлкәнең күренекле артистларын туплап өлкә буйлап хәйрия концертлары оештырырга планлаштырабыз. Моны без фонд эше өчен бик отышлы ысул дип уйлыйбыз. Әгәр безнең бу идеяне хуплаучылар булса, безгә кушылсыннар иде. Чөнки бергәләшеп эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була ул”, - дип сөйләде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836