#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени посмертно наградили терапевта, умершую от коронавируса. Табибә Марина Гали кызы Сәфәровага 44 яшь иде. Ул пандемия башында “Градостроитель” дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә эшләде. Августта вафат булды, 11 яшьлек кызы калды. “Зур хәрефле табиб” премиясен Төмән өлкәсенең сәламәтлекне саклау департаменты, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ОМС) һәм “Альфа-Страхование ОМС” компаниясе гамәлгә ашырды. Аның символы – янган шәм. Мондый бүләкне Россиянең 11 регионыннан 100 табибка бирәчәкләр.

* * *

Выплаты на детей к Новому году 2021. РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча, 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр яңа елга кадәр 5әр мең сум акча алдылар. Президент быел эпидемиологик чикләнүләр нәтиҗәсендә балалар өчен чыршы бәйрәмен үткәрү, театрга, сабыйлар студияләренә бару рөхсәт ителмәвен искәртте. Ә бәйрәм исә өметләр белән бәйле. Күпчелек гаиләләр өчен бу акчалар артык булмас. Дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында аны ничек алырга кирәклеге турында аңлатмалар язылган.

* * *

Новую школу в Тобольском районе подключат к отоплению до конца 2020 года. Тубыл районы, Хмелева авылында 60 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә. Хәзерге вакытта эшчеләр спорт залын һәм уку бинасының төп корпусын торгыздылар. Инде түбәне монтажларга әзерләнәләр, параллель рәвештә стеналарның тышкы ягын җылыту бара. Мәктәп газ белән җылытылачак. Хмелева балаларыннан тыш анда Елань һәм Ахманай авыллары сабыйлары да белем алачаклар.

* * *

Рапсовое масло из Тюменской области может стать востребованным на внешнем рынке. Рапс маен җитештерү Төмән аграрчылары өчен тотрыклы заказларның берсе булырга мөмкин. Чит илдә ихтыяҗ зур булган башка майлар арасында рапс мае үз урынын алып тора. Чит илдә кулланыла торган майларның 15%ы нәкъ менә рапс маена туры килә. Өлкәнең климат шартлары биредә бу культураны җитештерү өчен уңайлы. Рапс кырлары бар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алар белән кызыксына. Аны промышленностьта һәм авыл хуҗалыгының күп кенә тармагында киң кулланалар. Төп продукт – рапс мае. Маен сыгып алганнан соң, яшел массаны хайваннарга ашаталар.

* * *

Ученые открыли неизвестный науке гриб, который растет на болоте под Тобольском. Аны Volvariella paludosa дип атадылар, латиннан тәрҗемәсе – “вольвариелла болотная». Яңа төр гөмбәне Төмән өлкәсенең Тубыл һәм Вагай районнары чикләрендә урнашкан Күбәк авылы сазлыгында экспедиция вакытында тапканнар. Экспедициядә катнашучылар тал, зур сазлыкларның куе үсемлекләре аша узганнар, анда аларны сирәк төр гөмбәләр табылдыклары көткән.

* * *

Пандемия открыла новые возможности для молодежной политики Тюменской области. Бер ел эчендә Төмән өлкәсендә цифрлы проектлар саны шактый арткан, яшьләрнең күбесе интерактив формалар аша җәлеп ителгән, күбесе онлайн-технологияләр үзләштергән. Бу проектлар географиясен киңәйтергә һәм катнашучыларның күбесе өчен файдалы мәгълүматны җиткерергә мөмкинлек бирә. Төмән өлкәсенең яшьләр политикасы тармагында лидер-төбәкләр өчлегенә керүе дә әһәмиятле булды.

* * *

Тюменцы смогут сэкономить до конца года на проезде в общественном транспорте. Һәр юл өчен ташлама 6 сумны тәшкил итә. 2020 ел азагына кадәр Төмән халкы – теләсә кайсы “Мир” картасы хуҗалары ташлама белән транспортта йөри ала. Моның өчен “Мир” картасын POS-терминалга кондуктор яки машина йөртүче янында салырга, я берничә секундка җәмәгать транспортында контактсыз түләү терминалына куярга кирәк.

* * *

Резидент Тюменского технопарка разработал уникальную технологию по производству сапропеля. “ГеоСпецСтрой” компаниясе “Төмән сапропеле” маркасы астында сыек һәм вакланучан ашламалар, шулай ук агропромышленность комплексы секторында яшелчә һәм җиләк-җимеш уңдырышлыгын арттыру, хайваннарны һәм кошларны тукландыру, туфракны торгызу өчен кулланыла торган сапропель катнашмалары җитештерә. Сапропель чыгарганда һәм җитештергәндә инновацион технология кулланыла.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836