#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казан-Төмән арасындагы дуслык җепләре ныгытылды

последние и лучшие новости искусства в мире

52-216 декабрь көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонындагы 52 мәктәптә өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт регионара мәгариф үстерү институты, 52 урта гомуми белем бирү мәктәбе оештыруында “Мәгариф эчтәлегендә мәдәниятләр диалогы” регионара фәнни-гамәли конференция узды.

Чарада Татарстан Республикасының, өлкәбезнең фән һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче абруйлы галим-галимәләре, этномәдәни компонентлы мәктәп җитәкчеләре, туган тел укытучылары катнаштылар.

Кунакларны сәламләп өлкә губернаторы урынбасары, өлкә фән һәм мәгариф департаменты җитәкчесе Алексей Райдер чыгыш ясады. 52-6Ул: “Бүген биредә киләчәк буынга төпле белем бирүче, аларның киләчәгенә битараф булмаган, туган тел, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча җиң сызганып эшләүчеләр җыелды. Аралашу, фикер алышулардан яңа тәэсирләр алуыгызны телим. Уңышлы, файдалы эш көне һәркемгә”, - дип Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин белән министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Илсур Гәрәй улы: “Без югары нәтиҗәләргә ирешер өчен хезмәт итәбез. Без дөньяга ашырган проектлар безнең дөрес үсешебезне, дөрес юлдан барганыбызны күрсәтә. Күпме еллар инде сезнең белән тыгыз мөнәсәбәттә, аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. 52-4Татарстанда узган олимпиадалар, бәйгеләрдә катнашып мактаулы урыннар аласыз, балалар җәйге лагерьларда ял итәләр. Төмән өлкәсе укучылар һәм укытучыларның барлык чыгымнарын түләүче бердәнбер регион булып тора. Без сезне үзебездә күрергә һәрвакыт шатбыз. Казан-Төмән арасында дуслык җепләре өзелмәсен”, - дип, Алексей Райдерга түбәтәй бүләк итеп, Рәхмәт хаты тапшырды. Аннары фән һәм мәгариф җитәкчеләре киләчәктә дә бергә эшләргә дигән килешүгә кул куйдылар. Конференция кунакларын 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева да җылы сәламләде. “Бүген үзебезнең якты, заманча җиһазландырылган мәктәбебездә шундый хөрмәтле кунакларны кабул итә алганыбызга чиксез шатбыз. Берничә ел элек бу хәл безгә уйдырма кебек булды. Бүген без Татарстан Республикасының Казан шәһәреннән кунаклар кабул иттек, ә киләчәктә Мәскәүдән көтеп калабыз”, - дип килүчеләргә рәхмәт белдерде.

Секцияләрдә

Конференциянең төп өлеше 52 мәктәп укучылары әзерләгән “Без бергә” дип аталган музыкаль-әдәби композиция белән башланды. 52-1Татар халкының матур җырлары, моңлы көйләрен тыңлап, дәртле биюләрен карап күңелләнгәннән соң, катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләделәр.

“Этномәдәни мәгариф буенча иң яхшы практик” дигән секцияне 52 нче мәктәпнең туган тел укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова җитәкләде. Ул “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеме өчен ярышучыларның эшләренә бәя бирүче жюри рәисе - филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, әгьзалары – Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина, 52-3ТРның мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова, РФнең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова, Россия күләмендәге «Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен» премиясе иясе, гомуми белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәр Рузилә Исмәгыйлова белән таныштырды. Аннары бәйгедә катнашучы – Вагай районы, Тугыз мәктәбенең туган тел укытучысы Венера Ибукова, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл мәктәбе укытучысы Ләйлә Абдразакова һәм Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбе укытучысы Роза Ишкулова үзләренең эшләрендә кулланган яңа ысуллар, алымнар, юнәлешләр турында сөйләделәр. Әдәбият дәресләрендә укучыларны җирле авторларның әсәрләре белән дә таныштыру кирәклеген әйттеләр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә сәгатьләр саны аз бирелүенә зарландылар. 52-12Венера Ибукова мәктәп җитәкчесе рөхсәте белән 2-11 сыйныфларда 1 сәгать татар теле, 2 сәгать әдәбият дәресләре укытылганын әйтеп коллегаларын гаҗәпләндерде. Жюри Венера Ибукованың чыгышын югары бәяләп, 1 нче урынны аңа бирде.

“Этномәдәни компонентлы заманча мәктәп” дигән секциядә 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин, Тугыз урта мәктәбе директоры Вайнер Ибуков мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшләренең нинди дәрәҗәдә алып барылуы, яулаган үрләре, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Бөтендөнья татар конгрессының өлкә вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров шундый югары дәрәҗәдә оештырылган, олы түрәләр җыелган очрашуда: “Бары да яхшы”, - дип кенә түгел, проблемаларны да күтәреп, аларның чишү юлларын карарга кирәклеген әйтте.

Бүләкләүләр

Кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия уздырганнан соң, төрле бәйге-фестивальләрдә җиңүчеләргә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесенә Вайнер Ибуков, Төмән районы, Шыкча мәктәбе укытучысы Мәүчия Рәхимова, Халидә Кирамова лаек булдылар. “Мактаулы остаз” билгесе өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Гроо, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиевка тапшырылды.

52-11ТОГИРРО проректоры Марина Кускова Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрына мөрәҗәгать итеп: “Безнең укытучыларның эшләренә югары бәя биргәнегез, Казанда бик зурлап каршылап, озатып калганыгыз өчен зур рәхмәт”, - дип кунакларга Рәхмәт хатлары белән бүләкләр өләште. Ул бүләкләргә лаек булучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәүче белгече Әлфия Әхәтова, Казан шәһәренең Советлар районы мәгариф бүлеге начальнигы Эльмира Арсланова, 155 нче гимназия җитәкчесе Наил Фазыйлов, 2 нче гимназия директоры Булат Гыйниятуллин, 135 нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова да булдылар. Аннары Наил Фазыйлов һәм Алефтина Манкаева Казан шәһәренең 155 гимназиясе белән 52 мәктәп арасында хезмәттәшлекне дәвам иттерү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836