#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В деревне Овсянникова Тобольского района построят школу для 60 учеников. Иске бинада бүгенге көндә 48 укучы укый. Төмән өлкәсе капиталь төзелеш идарәсе булачак мәктәпнең проектын эшкәртергә әзер подрядчыны эзли. Хезмәт өчен 5 ай вакыт бирделәр. Мәктәп ике катлы, 3,3 мең квадрат метрлы булачак. 2019 елда шушы белем йорты 95 еллык юбилеен үткәрде.

* * *

В Тюменской ОКБ №2 сделали отделение кардиологии. Ул “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысасында регион хөкүмәте ярдәме белән ачылды. Яңа бүлектә экстрен рәвештә медицина ярдәме күрсәтеләчәк, моның өчен анда йөрәк-кан тамыры авырулы пациентларга интенсив терапия палаталары әзерләнгән. Планлы авырулар өчен дә урыннар каралган. Клиникада югары технологик дәвалау өчен яңа җиһазлар урнаштырдылар, шул исәптә заманча ангиограф. Инде өстәмә ярдәмгә мохтаҗ пациентларны транспортировкалауның мөһимлеге юк. Авыруның йөрәк авыруыннан тыш травмасы яисә баш миендә “катастрофа” булырга мөмкин, төрле шифаханәләргә күчереп йөртү сәламәтлегенә зыян салачак. Авырулар хәзер мондый ярдәмне урында алачаклар.

* * *

Команду КВН из Ялуторовска пригласили на Всероссийский фестиваль в Сочи. Ялуторның “Без комплексов”исемле КВН (шаяннар һәм тапкырлар командасы) командасы “КиВиН-2022” 33 нче халыкара фестиваленә чакыру алды. Чара 2022 елның 12-23 январенда Сочида узачак. Коллективның төп үзенчәлеге – һәр катнашучы инвалид булырга тиеш.

* * *

В течение 2022 года в тюменских ЛПХ организуют вакцинацию птицы от высокопатогенного гриппа. Өлкәнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ул мәҗбүри һәм түләүсез үткәреләчәк. “Кемдә йорт кошлары барлыгын ачыкларга җирле үзидарә органнары һәм турыдан-туры тикшерүләр ярдәм итәчәк. Кош-корт асраучы һәр кеше вакцинация турында кызыксынырга тиеш”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе ветеринария идарәсе башлыгы Вадим Шульц.

* * *

В Тюмени в рекордные сроки построили новый госпиталь. Төмәндә 1,5 ел эчендә “Төмән өлкәсе инвестицион агентлыгы” фонды, МСП (Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация) корпорациясе, “Промсвязьбанк” оешмасы ярдәмендә “ЮниМед”исемле тәүлек буенча эшләүче стационарлы госпиталь ачтылар. Госпитальнең мәйданы 2500 кв. метрдан артык, 32 белгеч елына 50 мең яңа пациентны кабул итәчәк. Шулай ук анда 68 яңа эш урыны булдырылган. Медицина учреждениесендә эксперт класстагы алдынгы дөньякүләм җитештерүчеләрнең югары технологияле җиһазлары урнаштырылды.

* * *

В Тюменской области развивается корпоративное волонтерство. Хәрәкәтнең уңышлары РФ Президенты Владимир Путин, федераль үзәк һәм Төмән өлкәсе хөкүмәте дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Өлкә “Игелекле эшләр регионы” Бөтенроссия конкурсында ике тапкыр җиңүче булды. 2021 елда беренче тапкыр “Без бергә” халыкара премиясе кысаларында үткәрелгән бәйгедә өлкәнең волонтерлар хәрәкәтенең дүрт вәкиле “Мәдәни мирас”, “Яшел ил”, “Милләт сәламәтлеге” номинацияләрендә лидерлар өчлегенә керде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836