Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Игелекле һөнәр иясен бүләкләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче һәм медицина юнәлешендә хезмәт итүче Юлия Мәмәтовага Тубыл шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин Рәхмәт хатын тапшырды. «Бердәм Россия» партиясенең шәһәр бүлеге исеменнән күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм кешеләргә карата җылы мөнәсәбәте, эшенә җаваплы караган, җирдә иң кирәкле, изге һөнәр иясенә олы рәхмәтен белдерде. Алдынгы карашлы, тынгысыз җанлы табибәгә эшендә уңышлар теләде.

Юлия Фәрук кызының медицинада хезмәт стажы - 16 ел. Ул Төмән дәүләт медицина академиясен уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын терапевт булып Туртас поселогында башлый. Табиб булып эшләгән елларында поликлиникада, терапия буенча да тәҗрибә туплый. Белемен күтәрү, яңалыкка омтылу теләге зур булганга күрә, ул ультратавыш диагностикасы табибына укып чыга. Бүгенге көндә УЗИ диагностика табибы булып эшләүче якташыбызны шәһәрдә төрле милләт вәкилләре хөрмәт итәләр, аны мактап рәхмәтләрен белдерәләр. Үз эшен яратып эшләгән, җаваплы табибәгә теләкләр юллап җылы бәяләмәләр язалар.

52-2-25

Федераль дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениясенең, Тубылның речпорт микрорайонында урнашкан беренче хастаханәсендә Юлия Мәмәтова тырышып, сайлаган һөнәрен яратып хезмәт итә. Пациентлары аны изге күңелле, ачык йөзле кеше, игътибарлы табиб буларак беләләр. Юлия Фәрук кызы һәркемгә үз сәламәтлегенә игътибарлы булуларын тели. Ул очрашу вакытында үзенең эше турында да сөйләде, киңәшләрен әйтте. Юлия Фәрук кызы: «УЗИ аппараты һәм махсус датчиклар ярдәмендә табиб органнарның сүрәтен карый һәм аларның структурасын һәм халәтен бәяли ала. Заманча диагностика төрле методларны тәкъдим итә. Әмма, күп төрле вариантларга карамастан, алар арасында иң популярларның берсе - УЗИ. Табиб киңәш итсә, курыкмыйча аны үтәргә кирәк», - дип киңәш итте ул. Үз эшен ихластан яраткан, намус белән башкарган табибәнең уңышлары дәвамлы булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836