Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе советы әгъзалары хисап-сайлау җыелышын үткәрде.
Совет әгъзалары һәм комиссия рәисләре хисаплар белән чыгыш ясады, киләчәккә планнар турында фикер алыштылар, шигырьләр тыңладылар, чәй эчтеләр һәм, хәтта, җырлар җырладылар. Автономия советы рәисе итеп - Динар Абукин, башкарма директор - Марат Корманов, совет рәисе урынбасары Юлия Сабирова сайланды.

- Традицион формада 2026 елга 3 проектыбыз бар: ул «Карусель дружбы» халыкара милли мәдәниятләр фестиваль-бәйгесе («Этнос» белән бергә эшлибез), себер татар теле һәм мәдәнияте көннәре, ирекле көрәш буенча ачык кубок, - дип Марат Корманов тулырак таныштырды. - 2025 елда себер татар теле көнендә себер татар әлифбасына зур игътибар бирдек, киләсе елга галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, халык белән җәмәгать тыңлаулары (общественные слушания) да үткәрергә җыенабыз.
Хәзерге көндә «Әлифба» буенча 3 концепция бар: Максим Сәгыйдуллин, Сания Насыйбуллина һәм Хәбибә Шагбанованың. Себер татар телен укыту турында уртак уйга килергә кирәк, дип уйлыйбыз. 2026 елны Президентыбыз Владимир Путин «Дуслык, үзара аңлашу һәм бердәмлек елы» дип игълан итте.
Себер татар телен саклау мәсьәләсе башка телләр кебек үк мөһим һәм РФ Президенты йөкләмәсе буенча Россия фәннәр академиясенең тел белеме институты Россия халыклары телләрен саклау буенча программа эшләде һәм тере телләрдән реестр булдырды. Бу исемлектәге 155 тел арасында безнең себер татар теле дә бар.
Реестрда китерелгән 155 телнең дәүләт мәгариф системасында 105 тирәсе кулланыла, шуларның 24 е - укыту теле, 81е - укыту предметы сыйфатында. Россиядә барлыгы 277 тел һәм диалект бар.
Тел мирасын саклау программасы 10-12 елдан соң телләрнең яшәеш сәләте үсүенә юнәлдерелгән, ә хакимиятләргә телләрнең торышын мониторинглау буенча аерым федераль орган төзергә тәкъдим ителә.
Шуңа күрә өмет бар, хөкүмәт тә безгә ярдәм итәр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: автономия утырышында.