Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Хыялыңны уят» социаль иҗат үсеше марафоны

последние и лучшие новости искусства в мире

Киндерле урта мәктәбендә «Яхшылык чаткысы» кабынды: «Яхшылык китап киштәсе» акциясе ярдәмендә авыл китапханәсендә яңа тормыш башланды. Зарина Фазлуллина, Рузинә Фәизова, Аделина Асадуллина, Таня Григорьева һәм Лена Кун авыл китапханәләренә яңа басмалар бүләк итү һәм яшь буында китап укырга кызыксыну уяту өчен берләштеләр.

Ни өчен бу мөһим?

Авыл китапханәләре еш кына яңа китаплар җитмәү проблемасы белән очраша, бу исә балаларның һәм яшүсмерләрнең заманча әдәбият белән кызыксынуын чикли. «Чаткы» командасы, авылда мәдәни инициативаларга ярдәм итүче яшьләрнең интеллектуаль потенциалын үстерүгә керткән өлеше һәм милли проектның бер өлеше булуын аңлап, бу хәлне төзәтергә карар кылды. Акциянең максаты - кимендә 100 китап җыеп, авыл китапханәсенә тапшыру иде.

Бу ничек эшләнде?

Акция берничә этапта узды. Әзерлек вакытында китапханә белән сөйләшеп, белдерүләр булдырдык. Кабул итү пунктларын оештырдык һәм җирле матбугатта мәгълүмати кампания алып бардык. Укучыларга уңайлы булсын өчен китапларны җентекләп тикшереп, темалар буенча бүлдек.

Нәтиҗәләр көтелгәннән дә артып китте!

Авыл китапханәләрендә үз укучыларын тапкан 127 китап туплап булды. Акция волонтерлар игътибарын җәлеп итте. Яңа укучылар саны 15% ка артты, китапханә мөдире дә шатланды.

Алга таба нәрсә?

Акциянең уңышы авыл халкының яхшы башлангычларны хупларга әзер, ә китапларга ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. «Чаткы» командасы «Яхшылык китап киштәсен» ел саен ясарга, иганәчеләрне җәлеп итәргә һәм хәтта мәктәп укучылары өчен дәреслекләр җыю белән шөгыльләнергә планлаштыра.

Барлык катнашучыларга, оештыручыларга һәм волонтерларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!

«Чаткы» командасы шулай ук балалар өчен презентация үткәрде, акциянең барышы турында сөйләде һәм хәтта зур булмаган команданың да зур игелекле эшләр башкарырга сәләтле булуын күрсәтте. Төп хәбәр: уку - чын хәзинә ул!

52-31-25

Эйсаль ПАРИЕВА,

Түбән Тәүде округы, Киндерле авылы.
(Гөрнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: акциядә катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836