Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Таныш булыгыз, балалар, рәсемдә – Түбән Тәүде округы, Киндерле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Аделина Әсәдуллина. Аделина мәктәпкә укырга 6 яшеннән кергән. Ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Мәктәптә «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Белем учагының тормышында актив катанаша. Акыллы, аралашучан, чая, тырыш, җырларга ярата, бии, рәсемнәр ясый. Мәдәният йорты каршындагы «Бәйрәм» бию ансамбле әгъзасы. Патриотик чараларда көчле, моңлы тавышы белән Ватан, сугыш, туган як турында җырлар башкара. Мәктәптә «президент» атна саен линейкада эшләнгән эшләр турында отчет бирә. «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә теркәлгән.
Башлангыч сыйныфлар укучыларын шефлыкка алган. Кечкенә сабыйларны ярата. Аларга уеннар, мастер-класслар, викториналар оештыра. 2023-2024 уку елында Төмәндә «Кванториум» балалар технопаркы мәктәбендә фәнни-тикшерү эшләре буенча бер атна укуда булды. Татарстан Республикасының Актаныш районында «Бүләк» җәйге балаларны сәламәтләндерү лагеренда ял итте. Киләчәктә Аделинага яхшы укырга, яңа үрләр яуларга теләп калабыз.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.