Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Өлкә сәнгать осталары бер сәхнәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән татар мәдәният үзәгенең матур милли залында төрки телле халыкларның «Таң йолдызы» XXXIV өлкә балалар һәм «Халык сәнгате» XX өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары гала-концерты булды.

Төбәкнең татарлар күпләп яшәгән һәр округыннан иң-иңнәр генә җыелган иде бу көнне. Олысы-кечесе татар җырлары, биюләре, шигырьләре, мөнәҗәт-бәетләре белән сөендерделәр, кыргыз биюе, чуваш җыры да бәйрәмне тулыландырды. Бу көнне тамашачыларны күтәренке кәеф, кабатланмас чыгышлар, сокланырлык милли киемнәр әсир итте.

Тантананы алып баручы Ринат Гарифуллин бәйрәмнең өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән тормышка ашуын билгеләп үтте. Ә автономия, үз чиратында, ярдәмнәре өчен шәһәр татар мәдәният үзәгенә, өлкә татар яшьләре берлегенә, «Уңган хатын-кызлар» клубы активларына һәм волонтерларга рәхмәтен белдерде.

Милләтебезнең сәнгать осталарын Төмән шәһәре Думасы рәисе Светлана Иванова, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев ярдәмчесе Ирина Гаврилова, өлкә һәм шәһәр Думалары депутатлары: Лариса Цупикова, Георгий Моратов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты бүлек начальнигы Эльмира Алиева җылы тәбрикләделәр, аеруча актив, тырышларга бүләкләрен тапшырдылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина барлык тамашачыларны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга, жюри әгъзаларына рәхмәтен юллады. «Солдатка җылы бүләк ит» патриотик хәйрия акциясендә үз өлешләрен кертүче 18 волонтерга автономиянең Рәхмәт хатлары белән хөрмәтен җиткерде.

52-1-25

Концерт программасын Ялутор округының «Тамаша» халык коллективы башлап җибәрде. Аның җитәкчесе Ильяс Бакиев әле жюри рәисе дә булганлыктан, быелгы конкурслардагы чыгышлар турында сораштык.

– Быел күп чыгышлар, әлбәттә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Тагын да бер яхшы күренеш: күпләр фестивальнеке сыман әзерләнгәннәр. Ул күп кенә параметрлар буенча комплекслы бәяләнә: артистлык һәм образны тапшыра белү, тема, музыкаль композиция, костюм, хәрәкәтләр лирикасы, башкару осталыгы, техника, физик әзерлек һ. б. Басып кына җырлаудан тыш, бию элементлары да, уен кораллары да кертелгән.

Аннары конкурс чыгышлары тәмамлангач, аларга анализлар ясадык. Яхшы һәм җитмәгән җирләрен әйтеп, нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген күрсәттек. Сәхнә костюмнарында хатын-кызларда баш киемнәре булырга тиеш, бу үзенчәлекне быел барысы да искә алган. Нәфис сүз номинациясендә Аромаш округы катнашучылары куандыра. Тубыл татар мәдәният үзәгендә Зөфәр Янгуловның «Янгөл» дигән әйбәт фольклор коллективы оешкан. Яркәүнең «Калинка», Төмәннең «Аккош» бию коллективлары, юбилеен үткәргән «Сандугач»ыбыз, Наҗия Хәкимова төркемнәре, Индрәйнең гармунчылары, танылган «Шытыр-шатыр»лар алдынгылар рәтендә. Белгечләр эшләгән җирдә, башкаручылар да тиешле дәрәҗәдә. Югары Егәнлеләр (Исәт округы) ел саен «катнашучы» дипломына гына лаек булсалар, быел 1 нче, 2 нче урыннар алдылар. Тубылның бер мәктәбеннән «Кошкай» – матур яңалык. Алдагы елларда январь-февральдә округ турлары башлана иде. Быел аларга әзерләнергә вакыт булды. Алга китеш бар. Гала-концертка анысын да, монысын да аласы килә.

Тик фольклор күрсәтүчеләр аз булды. Түбән Тәүде округының «Саз» ансамбле «Күч»не, Ялутор округының Сәел авылыннан «Солдатка озату йоласы»н күрсәттеләр.

Төрле якта кул эшләре күргәзмәләре искитмәле. Яркәүдә безне һәр җирлекнең курчаклары каршы алуы ошады. Аларны ясаучылары «терелтеп» хәрәкәтләндерәләр, биетәләр. Төбәкләрнең үз аерымлыклары бар. Мәсәлән, шул ук Яркәүдә итекләрне матур итеп бизәгәннәр.

Армый-талмый округ саен бәя биреп йөргән жюридагы талантлы шәхесләребезгә дә рәхмәт. Тантана көнне сәхнәдән күзне дә алырга вакыт бирмәгән үзешчәннәребез дә зур тырышлык күрсәттеләр. Араларында балалар булуы да шатлыклы хәл – мәдәниятне саклар буын үсә. Фәүдәт Гарипов, Булат Шәнгиряев, Роберт Сәитов, Роберт Сабиров, Эрик Абдуллин, Илдус Галиев кебек халык талантлары да күңелләргә ял бирә.

Соңыннан иң күңелле өлештә Ләйсән Хәмзә кызы белән Георгий Равил улы һәркайсына лаеклы бүләкләрен, дипломнар тапшырдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: гала-концерт күренешләре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836