Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Мәскәүдә җиңү яулады

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Тубыл шәһәренең Н.Лицман исемендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Зарина Карымова Мәскәүдә узган «Талантлар уңышы» дәрәҗәле халыкара фестиваль-конкурсында «Мәтрүшкәләр» вокаль номерын тәкъдим итеп, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аның җитәкчесе күренекле җырчы - Зөфәр Янгулов. Бик яшь булуына карамастан, Зарина Тимур кызы илебезнең төрле шәһәрләре - Тубыл, Төмән, Екатеринбург, Казан, Пермь, Уфа, Мәскәүдә уздырылган төрле дәрәҗәдәге 50дән артык конкурста катнашып, гел югары урыннарга, Гран-приларга ия булып өлгергән.

52-7-25

Ә йолдызлы тормыш юлы аның болай башлана: Заринага дүрт яшь булганда, әнисе аны шәһәрнең «Синтез» мәдәният йортына  алып килә. Кызчыкның сәләтен күреп,  Татьяна Горбунова үзенең балалар вокаль коллективына ала һәм бер дә ялгышмый. Бүгенге көнгә кадәр Зарина бу коллективта җырлавын дәвам итә. Төркем белән ул барлык шәһәр бәйрәмнәрендә һәм чараларында чыгыш ясый. 5-6 яшьтән Зарина ялгыз җырлый башлый. Ә 7 яшеннән параллель рәвештә шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә татар җырларын башкарырга өйрәнә.  Бүгенге көндә ул Зөфәр Янгулов җитәкләгән «Янгөл» ансамблендә җырлый. Кайда гына чыгыш ясаса да, ул һәрвакыт җиңү яулый. Күптән түгел генә «Артек» балалар лагеренда гран-прига лаек була. Шулай ук ул - Мәскәү шәһәрендә үткән «Роза ветров» конкурсының Бөтендөнья этабының 1 нче дәрәҗә лауреаты. 2025 елда Уфа шәһәрендә узган конкурс нәтиҗәләре буенча, Зарина Кремль Дәүләт сараенда Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган еллык гала-концертка Россия гимнын башкаруга чакырыла. 2024 елда Төмән өлкәсенең сәләтле балалар өчен оештырылган Губернатор чыршысында кунак була. Ә быел ул Тубыл шәһәре башлыгы патронаты астында, сәләтле балалар өчен уздырылачак чыршыга чакырылган. Өстәвенә Зарина Россиянең сәләтле балалары базасында тора. Иҗаттагы казанышлары аркасында, 2025 елда  Заринага «Артек» балалар лагерена юллама бирелә. Зарина Тимур кызы үзенең музыкаль җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткереп: «Минем җырлау сәләтемне үстерүгә зур көч куйган, вакытларын жәлләми төрле бәйгеләргә әзерләгән, миңа ышанганнары, мине җиңүләргә илткәннәре өчен Татьяна Николаевнага, Зөфәр Камил улына рәхмәтләрем чиксез. Бигрәк тә мин татар мәдәниятенә якынаюга шатланам һәм туган телемдә зур сәхнәләрдә җырлый алуым белән горурланам. 2021 елдан башлап мин төрки телле халыкларның «Таң йолдызы» өлкә конкурсында катнашам, 2024, 2025 елларда әлеге конкурсның гала концертларында чыгыш ясадым.Шулай ук мин «Себер сандугачы», «Сүзге», «Язгы моңнар» фестивальләрендә чыгыш ясыйм. Минемчә, үзебезнең мәдәниятебез тормышында актив катнашырга кирәк, дип саныйм. Башка шәһәрләргә конкурсларга барганда, һәрвакыт үз телемдә бер җыр башкарырга тырышам. Вокалдан тыш, сноуборд белән шөгыльләнәм, спортның бу төре буенча шәһәр ярышларында катнашам. Киләчәктә үз тормышымны табибә һөнәре белән бәйләргә телим, дөресрәге,  пластик хирург булырга хыялланам», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836