Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Путинның еллык нәтиҗәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Гостиный дворда Россия Президенты Владимир Путин елга нәтиҗә ясады.

Чара матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия форматында узды. Президентка 3 миллионнан артык сорау килде. 4 сәгать 28 минут эчендә Путин 103 сорауга җавап бирде, алар арасында — МХО, Украина буенча тынычлык планы, НДСны арттыру, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр, торак мәсьәләләре, демографик сәясәт, цифрлы суверенитет һ. б. Хәтта, Екатеринбург журналисты кызының кулын сораса, Төмәннеке чит планетадагылар турында да сорау биреп өлгерде. Сорау бирүчеләр арасында чит ил матбугат хезмәткәрләре дә бар иде. Ил башлыгының еллык нәтиҗәләрен бөтен дөньяда игътибар белән тыңлыйлар. Аңа бирелгән сораулардагы проблемалар тиз арада хәл ителүе белән аерылып тора. Мәсәлән, Тубыл янындагы Ябалак җирлегендә яшәүче 6 балалы Гөлнара Баязитова әйткән балалар пособиеләре буенча эш шул ук көнне башланды. Округ башлыгы, башка дәүләт хезмәткәрләренең өйләренә килүен хыялында да күрә алмаган гаилә тиз арада танылды. Ә бит аз керемле гаилә статусын алырга 100 сум җитмәүче мондый гаиләләр бихисап илебездә. Күпләребез ул хәлдә калып, хисапсыз кәгазьләр җыю процессыннан баш тартканы бар. Махсус хәрби операциядә ирен югалткан балаларына пособие ала алмаган хатынга да уңай җавап шул көнне үк килеп җитте. Россия паспортын ала алмаучы әбигә дә тиз арада кулына яңа паспорт китереп тоттырдылар. Эшләп була икән бит, кемдер төртеп кенә җибәрәсе бер икән кайбер йөрәге җонга баткан бәндәләрне.

52-33-25Хәзер төп фикерләргә кыскача гына тукталып китәргә тырышырбыз.

Махсус хәрби операциядә ил үз позициясендә тора, алдан ук куелган бурычлар үтәләчәк. Стратегик инициатива тулысынча РФ Кораллы Көчләре кулында. Дошман бөтен юнәлеш буенча чигенә.

Көнбатышка да катгый рәвештә үз сүзен әйтте. Россия активларына кул сузуның, гел илебезнең сугышны Европага таба җәелдерә дип котыртуларын, Калининградны блокадаларга өметләнүләрен һәм башкаларның яхшыга китермәячәген белдерде.

Экономика ягыннан да, дүртенче ел сугыш баруга карамастан, алга китешләр сизелә. Эчке тулаем продукт үсеше 1% тәшкил итә, әмма өч ел эчендә алсак, гомуми үсеш — 9,7%, ә еврозонада үсеш — 3,1%. Ел ахырына инфляция 5,7-5,8% ка кадәр төшәргә мөмкин. Бюджет кытлыгы өч елга 1,5% тан артмаска тиеш. Болай да рекордлы булган эшсезлек дәрәҗәсе тагын да түбәнрәк - 2,2%. Реаль хезмәт хаклары артуның яхшы темплары саклана, бер ел эчендә алар 4,5% ка үскән. Ә менә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше тыйнак - нибары 1%, бу вәзгыятьне төзәтергә кирәк. Үзәк Банкның халыкара резервлары үсә, алар 741,5 млрд доллар тәшкил иткән.

Ипотека турында сораулар булды. «Хөкүмәт яңа төзелешләрне тоткарлаган өчен төзүчеләргә штрафларга мораторийны озайтмавын сорыйм. Гаилә ипотекасы төзелеш секторына ярдәм итүдән бигрәк, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Гаилә ипотекасы төзелеш дәрәҗәсе түбән булган шәһәрләрдә икенчел торакка киңәйтелгән инде», - диде Президент.

Ил программаларында демографиягә һәрвакыт күп игътибар бирелә. Эфир вакытында да күп балалы гаиләләргә, бала табучы аналарга ярдәмнең тагын да башка якларын карарга кирәклегенә басым ясалды. Түләнгән 13% салымның 7%ы 1 январьдан гаиләгә кире кайтарылачак. Гаилә кеременең 22%ын торак-коммуналь чыгымнары тәшкил итсә, бу очракта дәүләт ярдәмгә килергә тиеш. Тагын да балалар бакчалары эшен 20.00 сәгатькә кадәр озайту турында да уйларга кушты.

Телефон аша алдарлар белән булган җинаятьләр 7%ка, ә алардан килгән зыян 33%ка кимегән. Кем генә нинди тавыш белән сүзне акча турында башласа, шунда ук телефонны сүндерергә кирәк дип кисәтте.

Үзенең МАХ мессенджеры булу белән илебез тулы цифрлы суверенитетка иреште. Аларга ия булган өч кенә ил бар: АКШ, Кытай һәм Россия. Telegram һәм башка мессенджерларга карата караш уңай, тик Россия законнарын үтәсеннәр генә.

Барлык сорау-җаваплар турында язып та бетереп булмый. Һәрвакыттагыча, Владимир Путин күп сорауларга җавап бирде, җаваплары төгәл, урынлы иде, ул шаярта да, әрсезләрне җайлап кына урынына да утырта белә. Тәрбияви очраклар да юк түгел.
Хәзер инде Халык фронты вәкилләре эфирда яңгырамаган сораулар буенча эшлиләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836