Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Уңган, булган Баязитовлар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Россия Президенты Владимир Путинга еллык нәтиҗә ясаганда сораулар бирүчеләр арасында Тубыл районының Ябалак авылыннан Гөлнара Баязитова да булды. Ул күп балалы гаиләләрне борчыган кискен социаль проблеманы билгеләде. Гөлнара Туйгуновна җыелма керем дәүләт тарафыннан билгеләнгән лимитлардан артып киткәндә, алар ташламалардан мәхрүм ителүе турында сөйләде. Баязитовлар гаиләсенең кереме октябрьдә 100 сумга, ноябрьдә 259 сумга күбрәк була. Соңгы 11 елда гаилә күп балалы гаилә буларак, бер ел гына федераль пособие ала. Президент хөкүмәт тарафыннан бу мәсьәләнең чишелүенә тулысынча ышануын һәм финанс министрлыгы да ишетер дип әйтте.

52-3-25

Тапшырудан соң бу гаиләне күреп, сөйләшеп, алар турында «Яңарыш» газетасына да язарга булдык. Гөлнара каршы булмады. Аның белән аралашканда ул гаиләсе, тормышы һәм гаиләдә балаларга тәрбия, белем бирүләре турында уртаклашты. Баязитовлар гаилә корып, беренче Тубыл шәһәрендә яшиләр, аннары үз көчләре белән Ябалак авылында йорт төзиләр. Бергә тату яшәүләренә 19 ел булган. Аллаһы насыйп иткән улларын, кызларын бу гаиләдә әти-әнисе бертигез яраталар. Гөлнара Баязитова: «Балаларыбызның барысы төрле, аларның һәркайсының үз холкы, мавыгулары бар. Олы кызыбыз Лианага 18 яшь. Ул студент. Равилгә - 15, Элинага - 11, Наилгә 8 яшь. Лия белән Ясмин балалар бакчасына йөриләр. Лия биергә ярата, Наилгә шахмат уены ошый. Элина робототехника белән мавыга. Равил спорт юнәлешен сайлады. Ул бокс, волейболга йөри. Балаларны секцияләргә, студиягә, түгәрәкләргә шәһәргә алып барам. Тормыш иптәшем белән без дә спорт ярышларында катнашабыз. «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» ярышларында үзебезне сынадык. Конкурсларда катнашу безне берләштерә, ярдәмләшеп яшәргә, сынауларга бирешмәскә өйрәтә. Без үзебез төзегән йортта көн итәбез, үз хуҗалыгыбыз, яшелчә утыртырга бакчабыз да бар. Тавыклар да тотабыз. Балалар эшкә дә өйрәнеп үсәләр. «Эше барның - ашы бар», дип әйтәләр. Без тормыш иптәшем белән хөкүмәт эшендә дә эшлибез. Ирем Денис - шәһәрдә машина йөртүче. Мин балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып хезмәт итәм. ГТО нормаларын биреп, алтын билгесен алдылар. Балаларны түгәрәкләргә шәһәргә алып барабыз. Йорт эшләрендә хезмәтне башкарырга ирем ярдәм итә, балалар да булышлык күрсәтәләр. Зур гаиләдә балалар бер-берләренә ярдәм итеп үсәләр», - дип сөйләде.

Тапшырудан соң Тубыл округы башлыгы Андрей Ходосевич та Баязитовлар гаиләсендә була. Ул Гөлнара Туйгуновна күп кенә ата-аналарны борчыган сорауларны күтәреп чыкканын әйтә. Күп балалы эшләүче ата-аналарга отпуск көннәрен арттыру, балаларга бушлай Яңа ел бүләкләрен бирү, 5 яшьтән башлап «Пушкин картасы» программасын киңәйтү турында сүз алып бара. Әлеге системалы мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешлегенә басым ясый. Җирле дәрәҗәдә конкрет ярдәм күрсәтеп балаларны район күләмендә оештырган Яңа ел бәйрәменә чакыруын, юлларны чистартуны оештыруын белдерә.

Зур һәм тату Баязитовлар гаиләсенә иминлек телибез. Бер-берегезне хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә язсын сезгә.

Римма Умитбаева.

Рәсемдә: Баязитовлар гаиләсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836