Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Яңа ел чыршысында

последние и лучшие новости искусства в мире

Яна ел бәйрәме якынлашу уңаеннан, «Илһам» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, шулай ук инвалид балаларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Тимур Йолдыз улының беренче тукталышы Ялутор округының Аслана авылында узган «Яңа ел чыршысы» бәйрәмендә булды. Биредә балалар өчен күңел ачу программасы оештырылган иде. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, Тимур Йолдыз улы балаларга могҗизаларга һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуына ышануларын теләде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул аларга әти-әниләрен хөрмәт итәргә һәм һәр эштә аларны тыңларга киңәш итте, шулай ук яхшы укуның мөһимлеген ассызыклады, үсеп килүче буын дәүләт өчен ышанычлы терәк булырга тиешлеген билгеләп үтте.

52-41-25

Чарада катнашучылар шулай ук әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар өчен зур булмаган шаян бәйге оештырылды, сорауларга дөрес җавап биргәннәрне бүләкләделәр. Аннары бәйрәм атмосферасын булдыручы Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.

Чараның икенче өлешендә Тимур Йолдыз улы Күлавыл һәм Калмаклар авылларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булып, хәрбиләрнең туганнары белән аралашты. Алар: Әкълимә һәм Радик Мөстәкыймовлар, Хәмидә Кәлимуллина, Илсөяр Вагитова, Рәүфә һәм Рамил Вагитовлар, Зөлфирә һәм Илдус Сәйфулиннар, Флера һәм Илгиз Сәйфулиннар, Гөлнара һәм Әбүзәр Мөстәкыймовлар, Роза Алиева, Вәзирә һәм Рашад Латыйповлар.

Әлеге очрашуларга нәтиҗә ясап Тимур Йолдыз улы: «Алгы сызыкта бурычларын үтәүче егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, әби- бабайлары белән оештырган очрашулар җылы һәм рухи атмосферада узды. Без егетләрнең гаиләләренә, аеруча, кайгыртуга мохтаҗ балаларына игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки алар безнең иминлегебез өчен гомерләрен бирергә дә әзер», - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836