Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Әкрен генә, ашыкмыйча
Җитеп килә Яңа ел.
Көннәр кайчак куркыта,
Чын салкынын күрсәтә.
Кайчак масайтып ала -
Күбәләктәй кар ява.
Тормыш төрлечә бара,
Рәхмәт әйтәсе кала!
Нинди генә ният белән
Яңа елым киләсең.
Капчыгыңны ачып кара,
Бармы миңа бүләгең?
Мине дә истә тоткансың,
Барыбер дә салгансың.
Бардыр миңа да бүләгең,
Уйлап куйган өлешең!
Әллә җырлыйммы үзеңә,
Бар бит җырлыйсы җырым.
Йөрәгемдә яши торган
Сиңа дигән үз көем!
Бик сагындым улыма,
Бик тә күрәсем килә.
Тәмлешкәләр пешереп
Аны сыйлыйсым килә!
Шатлыгың белән генә
Кил яме, Яңа елым.
Кайгы-хәсрәтсез генә
Яшик яме, кадерлем!
Сачитә КУЧАРОВА.