tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Асланада “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләре үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

6-13Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре башлану сәбәпле, шәһәр һәм районнарда “Таң йолдызы–2018” 27нче өлкә балалар иҗаты, “Халык сәнгате” 8нче өлкә бәйгеләре һәм өлкә татар фольклор фестивалендә катнашыр өчен сайлап алу турлары башланды. 9 февраль көнне Төмән шәһәрендә яшәүче сәнгать осталары шәһәрнең татар мәдәният йортында ярыштылар. 10 февраль көнне жюри әгъзалары Ялутор районында яшәүче милләттәшләребезнең сәләтләрен бәяләр өчен Аслана татар мәдәният үзәгенә юл алдылар. Бирегә әле Заводоуковск, Исәт районында яшәүче сәнгать осталары да килгәннәр иде.

Кунакларны сәламләп өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин белән район мәгариф, мәдәният, яшьләр политикасы һәм спорт буенча бүлек начальнигы Ольга Большакова сәламләп, өлкә татар мәдәнияте көннәре белән тәбрикләп, чыгыш ясаучыларга уңышлар теләделәр. Бәйгене Аслана татар мәдәният үзәгенең “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) фольклор төркеме “Каен суын агызу” дигән шаян күренеш белән ачып җибәрде. Ярышучылар җыр, бию, нәфис сүз остасы һәм халык иҗаты номинацияләре буенча көч сынаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында тамашачыларга яхшы билгеле булган “Сандугач” (җитәкчесе З.Кожевникова, Ялутор шәһәре) халык җыр, “Умырзая” (Кактамак авылы, Э.Гарипова) җыр, “Ләйсән” (Заводоуковск районы, Түбән Егәнле авылы, Г.Кәлимуллина) җыр ансамбльләре, “Веселинки” зурлар һәм нәниләр бию төркемнәре (җитәкчесе М.Яценович), 6-14Яңа Атьялдан килгән апалы-сеңелле Лилия Сиябутдинова белән Гүзәл Хәлилова, Гөлфия Левкова (Яңа Атъял), Фәрит Корманов та бар иде. Аннары Исәт мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Денис Сабировның “Кияү-егет” дип аталган шигырен башкаруы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә инде жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада, яшь җырчы, халыкара конкурслар дипломанты Рада Глазырина чыгыш ясады. Аның башкаруындагы матур җырларны тамашачылар бик яратып тыңладылар. Аннары жюри әгъзалары җиңүчеләр исемлеген игълан итеп, гала-концертта катнашачак кандидатларны барладылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836