#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уңган эшмәкәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

6-1Тубыл районының Маслау авылында яшәүче Маметовлар гаиләсе шәхси эшмәкәрлек белән 1994нче елдан бирле шөгыльләнә. Беренче еллар бәрәңге күп утырталар, сыер, бозаулар үрчетәләр. Аннары үз-үзеңне тәэмин итү программасы буенча бирелгән субсидиегә йорт куяннарын, савым кәҗәләр үрчетү буенча мини-ферма булдыралар. Сыерларны, бозауларны бетереп, бу юнәлешкә бөтен көчләрен салып 2010нчы елдан эшләүче якташларыбыз уңышлары, проблемалары белән уртаклаштылар. Тормышка позитив карашлы Фәүзия һөнәре буенча сатучы: ”Мин авыл сельпосында сатучы булып эшләгән идем. Сельпо ябылды, совхозлар таркатылды.

Без, иптәшем белән икебез дә эшсез калгач, үз хуҗалыгыбызны киңәйтү турында уртак фикергә килдек. Бүтән перспективалы эш булмады. Тормыш иптәшем Ибәтулла машина йөртә белә, фермада да тырышып бөтен эшне башкара. Бар эшкә кулы оста кеше. Йорт куяннарын тотучылар белән күп аралаша, бу темага күп укый. Безнең фермада ул зоотехник та, ветеринар да”, - дип әңгәмәбезне башлады. Теләгән кеше авылда да үзенә лаеклы, күңеленә якын булган шөгыль таба. Авыл җирендә эшсез утыручылар сирәк. Маметовлар шәхси хезмәткәрләр салымын вакытында түләргә кирәклеге, йорт хайваннарына комбиазык, печән сатып алулары, үрчетү өчен башка чыгымнар да күп булуы турында сөйләделәр. Ибәтулла Маннур улы: ”Йорт куяннарын Төмән, Тубыл районнарыннан алып килдек. Үрчетү өчен яңа нәселле йорт куяннарын да эзлибез. Өй куяннарын махсус төзелгән ояларда тотабыз. Ите диетик, туклыклы, җиңел үзләштерелә. Йорт куяннарын үтәли җилдән саклап, чиста, каралган, пөхтә урыннарда асрыйбыз. Тубыл шәһәренә ярминкәләргә чыгабыз. Терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырырга тырышабыз,” - ди. Нәселле “Заанинский” кәҗәләре хуҗаларын ерактан таныйлар. Алар чиста һава, иркенлек яраталар. Фәүзия Шакир кызы: ”Файдалы кәҗә сөтен сораучылар күп. Сөтне ашказаны авыртканда, күз начар күрсә, анемия булганда эчәләр. Җәен бер кәҗә өчәр литр сөт бирә. Бер литрын шәһәрдә 150 сумнан сатабыз. Җәен кәҗәләр яшел үлән ашаса, кыш бөтен ризыкны алар өчен сатып алабыз, чыгымнар күп. Нәсел үрчетү өчен кечкенә кәҗәне җиде меңгә сатып алдык. Хайваннарның яшәү урыннарын киңәйтер өчен хәзер яңа бина төзергә кирәк. Мал асрау шартларын яхшыртып, аларны карап, вакытында ашатып торсаң гына кәҗәнең сөте югары сыйфатлы була. Йорт куяннарын үрчетеп, яхшыдан яхшыларын калдырып торырга тырышабыз. Йорт куяннары люцерна, кишер, кәбестә дә яраталар. Итле йорт куяннарыбызның, нәселле кәҗәләребезнең саны күп булса, эшкә кызыксыну да арта. Шәһәр халкын экологик чиста ит белән тәэмин итәбез. Бер генә дә ярминкәдә катнашмыйча калганыбыз юк”, - дип әңгәмәбезне тәмамлады.

Үз хуҗалыгыңны булдырып, фермада көне-төне эшләп яшәү - мәшәкатьле тормыш. Тырыш, булдыклы Маметовлар гаиләсенә уңышлар һәм муллык телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836