#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каскарада “Таң йолдызы” бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

6-1911 февраль көнне, татар мәдәнияте көннәре кысасында, Төмән районы, Каскара авылы мәдәният йортында Төмән районы мәдәният идарәсе, район татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Юность” мәдәният һәм ял үзәге тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы-2018” балалар иҗаты, “Халык сәнгате” һәм “Фольклор”, “Уйна, гармун!” фестивальләренең смотр-конкурслары оештырылды.

Чараны алып баручылар - Ямбай мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова һәм Талымхан мәдәният йорты мөдире Раиф Сабиров сәхнәгә хөрмәтле кунакларны: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән районы башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковны чакырдылар. Алар катнашучыларны, килгән халыкны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Әлеге бәйгедә балалар бик теләп катнашалар. Алар “Вокал”, “Хореография”, “Фольклор”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Театраль сәхнә”, “Декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать” номинацияләре буенча көч сынаштылар. Фойеда сәләтле балаларның декоратив-кулланма сәнгате буенча күргәзмә дә оештырылган иде.

Бәйгедә жюри әгъзалары катаншучыларның чыгышларын 7 номинация буенча бәяләделәр. Фестивальдә Каскара, Ямбай, Индрәй, Боровский, Муллаш, Салаир, Шыкча, Червишево (Акъяр шунда ук), 6-18Новотарманск хакимиятләреннән иҗат коллективлары катнашты. Аларның талантларына, сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, матур итеп тегелгән костюмнарына тамашачылар чын-чынлап сокландылар.

Җиңүчеләрнең исемнәрен 25 февраль көнне Каскара мәдәният йортында үтәчәк Гала концертта игълан итәчәкләр. 3 нче март көнне сайлап алу турында беренче урын алучылар өлкә гала-концертта үзләрен тагын бер кат күрсәтәчәкләр һәм “Фольклор” буенча җиңүчеләр узачак YIII өлкә фольклор фестивалендә чыгыш ясаячаклар.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836