Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

АО «ПРОДО «Тюменский бройлер» и правительство Тюменской области развивают сотрудничество. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев һәм “ПРОДО” төркеме генераль директоры П.Илюхин хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Оешма Каскарада урнашкан. Бу проект – регионның авыл хуҗалыгы өчен зур вакыйга, заманча иң югары технологик җиһаз белән эшкәртүче предприятие Россиянең 65 регионын тәмле, сыйфатлы продукция белән тәэмин итә. “Шушы килешү “Төмән бройлеры”н үстерүдә ике якның да кызыксынуын арттырачак”, - диде губернатор. Оешма елына 32 мең тонна әзер продукция җитештерә. Стратегик максат – бу күрсәткечне 50 мең тоннагача арттыру. Генераль директор Төмән өлкә хөкүмәтенең һәрчак ярдәм күрсәтүе өчен губернаторга рәхмәтен белдерде.

* * *

В Ялуторовском районе прошло совещание со специалистами инженерно-технической системы. Киңәшмәдә катнашучылар районның “Приозерное” хуҗалыгында булдылар. Анда ремонт оештыруны һәм техниканы саклау шартларын, бодай эшкәртү комплексын карадылар. Хуҗалык 2017 елның азагында тулы рацион белән үзен генә түгел, районның башка хуҗалыкларын да, өлкәнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын да терлек азыгы белән тәэмин итәрлек заманча мобиль комбиазык заводы сатып алды. Кунаклар шулай ук Беркут авылында урнашкан 2017 елның декабрендә ачылган “Гагаринскремтехпред” сервис үзәге белән таныштылар. Киево авылында С-Петербург заводының “Кировец” К-424 тракторының презентациясе үтте. Ул – заманча тракторның 240 ат көчле яңа моделе. 2018 елның язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге план графигыннан узып китте.

* * *

Разработка тюменских врачей помогла 500 детям в лечении паховой грыжи. Төмән табибы Антон Комаров эшкәрткән коралны кулланып, 2нче өлкә клиник шифаханәсендә 2014 елдан бирле касык бүсере белән туган 500дән артык сабыйга операция ясалды. Операция 20 минут бара, аннан соң пациентларның өзлегүе һәм авыруның кабатлануы булмый. Эшкәртү малайларда орлык канатын (семенной канатик) травмалау куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

* * *

В инкубатории тюменского “Абсолют-Агро” получено уже полмиллиона индюшат. Төмән өлкәсенең Юрга районы һәм Заводоуковск шәһәр округында күркә үстерү һәм эшкәртү буенча инвестицион проектны масштаблы реальләштерү дәвам итә. 2017 елның азагында “Абсолют-Агро” оешмасы инкубаторга 660 меңгә якын йомырка салды, нәтиҗәдә, барлыгы 550 мең күркә чебеше барлыкка килде. Оешманы 2017 елның октябрендә тантаналы рәвештә губернатор В.Якушев ачты. Юрга инкубаторие эшли башлаганыннан бирле 3,5 мең тоннадан артык күркә реальләштерелде. Кошны сую һәм эшкәртү Заводоуковск цехында башкарыла. Анда тәүлегенә 2 000 баш кош эшкәртелә. Ата күркәнең авырлыгы – 25, ана күркәнең 15 килограмм. “Абсолют-Агро” оешмасында бүгенге көндә 574 кеше хезмәт итә.

* * *

Тюменская область – лучшая в рейтинге ГТО. Россия Федерациясе субъектлары арасында “Хезмәт һәм оборонага әзер бул” (ГТО) комплексын реальләштерүдә лидер булуга Төмән өлкәсенең физик культураны үстерүдә актив хезмәт алып баруы аша ирешелде. Регион халкы сәламәт тормыш өчен чыгыш ясый – нәкъ менә физик әзерлек төмәнлеләргә ГТО нормасын тапшырырга ярдәм итте. 2017 елда норманы 50 мең кеше үтәде, 40% “отлично”га тапшырды. Төмән өлкәсеннән тыш Белгород, Псков, Липецк, өлкәләре, Краснодар крае иң яхшылар исәбенә керделәр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836