#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халык каһарманы истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

6-12 нче февраль көнне Вагай мәдәният йортында халкыбызның горурлыгы, милләтпәрвәр якташыбыз, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әбделәхәт Фәтхуллинның якты истәлегенә багышланган ”Татар халкының лаеклы улы” дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте.

Кичәне Илдар хәзрәт Алеев башлап, мәрхүмнең рухына багышлап Коръән сүрәләре укыды, дога кылды. Ихлас һәм киң күңелле якташыбызның якты истәлегенә багышланган кичәгә Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Вагай районының барлык авылларыннан аны белгән, хөрмәт иткән коллегалары, дуслары, якыннары җыелган иде.

Халкына хезмәт иткән Әбделәхәт Фәтхуллин турында горурланып Вагай администарциясе башлыгының беренче урынбасары Александр Сафрыгин, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Корикова сөйләделәр. Алар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклаучы, беренче фестивальләр, сабантуйлар оештыручы, район күләмендә беренче дини, мәдәни бәйрәмнәрне үткәрүче, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән Әбделәхәт Фәтхуллинны җылы сүзләр белән искә алдылар. Экраннан күрсәтелгән Әбделәхәт Фәтхуллинга багышланган телеочерк та (авторы Нәфисә Байбикова), җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның йөрәкләргә үтеп кергән шигъри юлларына салынган, авторның эчтәлекле, урынлы   тексты, Ә.Фәтхуллинның фотолары, архивлардан, фильмнардан алынган кадрлар, Әхтәм Каюмов, Фатыйма Вабиева, Салиха Надеинаның истәлекләре тамашачыларны, кунакларны үткәннәргә кайтарды. Әбделәхәт Фәтхуллин яңадан безнең алдыбызга талантлы оештыручы, киң күңелле, мәдәниятле, фикерен әйтә белгән, милләттәшләрен үз артыннан алып барган шәхес булып басты. Игьтибар үзәгендә булган, үз милләтенә булган мәхәббәтен изге гамәлләр аркылы күрсәткән Әбделәхәт Фәтхуллин үзе дә җырларга, биергә яраткан иҗади кеше булган. Ул оештырган фестивальләрдә җырга-моңга оста яшь талантлар, традицияләребезне барлаган өлкәннәр дә катнашканнар. Әхтәм Каюмов милли-мәдәни автономиядә эшләгән елларында “Саз арты” программасын гамәлгә ашыруда аның чиксез ярдәме турында сәхнәдән, экраннан сөйләде.

Вагай хакимияте башлыгының урынбасары Фәйзулла Камаловның, Төмән кунаклары Рифхәт Насыйбуллиның, шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның, шагыйрь Хәлил Әйтмөхәммәтовның чыгышлары хәтер йөрәкләрдә, кешенең күңелендә сакланганын күрсәтте. Бер минут тынлык вакытында зал бердәм булып торып басты.

6-2Ә.Фәтхуллин тормыш иптәшенең, балаларының кадерле һәм хөрмәтле, кайгыртучан, изге, якты күңелле, тырыш, җаваплы, хезмәт сөйгән кеше булганы турында сәхнәдән кияве, кызы Регина сөйләделәр. Әтиләренең матур гомер мизгелләре турында күз яшьләре белән сөйләгән хатирәләре Әбделәхәт Бәшир улының бәхетле ир, бәхетле әти булганын исбатлады. Кичәнең икенче өлешендә тамашачылар игътибарына Әлфия Мөслимова, Илнур Әйтбаков, Андрей Южаков, Айнетдин Имранов, гармунчы Рәис Сәетҗаббаров, Карагай авылыннан ”Умырзая” ансамбле, Юрмы авылыннан җырчылар һәм башка үзешчән артистларның иҗади чыгышларын тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Оештыручылар хөрмәтле якташыбыз, халык каһарманы Әбделәхәт Фәтхуллинның 80 еллыгына багышлап үткәрелгән чарага килүчеләргә рәхмәтләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Автор һәм Е.Ш
ЕВЕЛЕВА фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836