Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские аграрии достигли новых успехов. “Першино” оешмасы сөт юнәлешендәге голштинск токымындагы эре мөгезле терлек үрчетү буенча нәселле репродуктор статусын алды. Инде оешма сөт һәм сөт азык-төлеге белән генә сәүдә итмәячәк, башка хуҗалыкларны югары продуктив терлек белән тәэмин итәчәк. “Першино” Заводоуковск шәһәр округы территориясендә 2014 елдан бирле эшли. 2 300гә якын терлеге бар, шуларның 750 башы савым сыер. Бер сыердан елына 10 290 килограмм сөт алынды. Ул регионда иң зур күрсәткеч.

* * *

В Тюменской области в 2019 году запланировали впервые пересадить печень. “Без былтыр 41 бөерне күчереп утырттык, быел тагын 40ны планлаштырдык. Без бавырны һәм йөрәкне күчереп утыртырга җыенабыз. Йөрәк операциясе катлаулырак”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклау департаменты директоры Инна Куликова.

* * *

В Тюменской области ликвидируют деревянные школы. 6 мәктәп (20 һәм 40 урынгача)буенча модуль биналар эскизы эшкәртелде, проект документларын әзерләү буенча контрактлар төзелде. Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбе экспертиза үтә. Вагай районының Курья, Касьяново, Түбән Тәүде районының Новотроицк, Ялутор районының Заводопетровск мәктәпләре икенче, Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбе өченче кварталда әзер була. 2019-2020 елларда тагын 9 аз комплектлы мәктәп төзү көтелә, мәсәлән, Тубыл районы, Ләчектә, Түбән Тәүде районы, Кыскыркүлдә. Өч ел эчендә 21 модульле мәктәп бинасы салыначак.

* * *

Делегация Тюменской области презентовала индийцам инвестиционно-промышленный и экспортный потенциал региона. Төмән өлкәсе делегациясе Индиядә үткән “Якты Гуджарат” исемле форумда катнашты. Анда регионның инвестицион-промышленность һәм экспорт потенциалын тәкъдим итте. Төмәнлеләр “Уңыш тарихы” дигән презентация ясадылар, үзләренең продукцияләре, ярдәм итү мөмкинлекләре һәм Төмән өлкәсендә бизнесның үсүе турында сөйләделәр. Делегация Гуджарат штатының төрле тармактагы алдынгы компанияләре белән очрашты. Нефть сервисы, су чистарту, логистика һәм сәүдә турында сөйләштеләр.

* * *

В Тобольске будут производить малеиновый ангидрид. Яңа заводны эксплуатациягә тапшыру 2021 елда көтелә. “СИБУР Тубыл” оешмасы территориясендә “СИБУР” малеин ангидрид (МАН) җитештерүче заводның проектын реальләштерә башлады. МАНны авыл хуҗалыгында, төзелештә, автомобиль, мебель ясауда, фармацевтикада һәм башкасында кулланалар. МАН ярдәме белән продукция нык, чыдам була. Бүгенге көндә Россиядә малеиновый ангидрид җитештермиләр, аны чит илләрдән сатып алабыз. Тубыл МАНы Россия промышленностендә күп тармакларга үсәр өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк.

* * *

Аграрии Тюменского района готовятся к весенней страде. Район терлекчеләре алдында гади булмаган мәсьәләләр тора: бер сыерга савымны 6 230 килограммгача (2018 елда 6 222 кг) арттыру, сыерны 7 217 башкача, терлек һәм кошны суярга тере авырлыкта 52 мең тоннагача җитештерү, йомырканы 1, 361 данәгәчә арттыру. Бүгенге көндә кырчылык белгечләре салынган орлыкның сыйфатын тикшерәләр: 4528 тоннаның 2461 тоннасы тикшерелгән. Орлыкның 54%ы кондицион, калганын чәчү башланганчы әзерләп куячаклар. Минерал ашлама кирәк булганнан 47% сатып алынды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума