Материалы

Илһам биргән бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

6-1Бөтендөнья татар Конгрессы, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар Конгрессының Казан бүлеге белән берлектә оештырылган “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында тубыллылар да катнаштылар. Җиңү яулаган якташларыбыз 24 нче январьда бүләкләү тантанасында булдылар. Әниләр темасына үзе иҗат иткән шигыре белән катнашып 1 нче урын алган Сөнгатулла Бекенин диплом белән бүләкләнде. Булат Сөләймановның шигырен сөйләгән Римма Шәрипова 2 нче урын дипломына лаек булды. Җырчы Мәфрүзә Мортазинага диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тубыллылар бәйгене оештыручыларга җылы теләкләрен, ихлас күңелле, кунакчыл, ачык йөзле, мөһим эшләр башкарган Конгресс хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен юлладылар. 82 яшенә якынлашып килгән ветеран укытучы, үзешчән шагыйрь Сөнгатулла Бекенин: “Бөтен татарлар өчен Казан якты йолдыз. Һәр татар кешесе бөтен күңеле белән Казанны күрәсе килә. Безнең хыяллар да тормышка ашты. Төркемебез белән бүләкләү тантанасына мәркәзебез Казанны күрер өчен бер көн алдан килдек. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакльләр карадык, архитектура һәйкәлләрен күрдек, Кол Шәриф мәчетенә кердек, Казан урамнары буйлап җәяүләп йөрдек. Казанның, Конгрессның халкыбыз өчен мөһим чаралар үткәрүе, кунакчыллыгы турында дан күптән безнең якларда таралган. Үзебез дә мондый шатлыклы вакыйгаларның шаһитлары булдык. Оештыручыларга олы рәхмәтемне юллыйм”, - дип сөйләде.

Римма Шәрипова: “Казан күңелебезгә бик ошады. Тарихи урыннарда кичергән хисләр онытылмаячак. Без җырладык, шигырьләребезне сөйләдек. Бүләкләү тантанасы кызыклы, матур узды. “Дворянское гнездо” ресторанында иҗат кешеләре, милләт җанлы, төрле буын милләттәшләребез җыелган иде. Дипломнар, бүләкләр алып, үзебезнең осталыкларыбызны күрсәтеп кайттык. Гөлназ Шәйхиевага, Энҗе Шәйхетдиновага, Конгресс хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телибез”, - дип хатирәләре белән уртаклашты. Җыр башкарган Мәфрүзә Мортазина: “Яшьләр, балаларның катнашулары сөендерде, танылган сәнгать осталары җырладылар. Аларны сокланып тыңладык. Үзебез дә сынатмаска тырыштык. Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган бәйге үткәрсәләр, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле белән катнашыр идек. Халкыбызның моңлы җырлары күңелләребезне дулкынландырды, горурлык хисләрен уятты, безнең бердәмлегебезне күрсәтте. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза апа Яхина да бу чарада катнашты. Тормыш иптәшем Илнур да минем изге теләкләремә кушылып, тагын да кызыклы, яңа бәйгеләр оештыруларын телибез”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.


Казанга сәяхәт

Йөреп килдек Казанга без
“Яшьлеккә сәяхәт”леләр,
Конкурста җиңгән өчен
Алырга, дип, бүләкләр...
Биш кеше төркемебездә:
Римма, Роза, Мәфрүзә,
Илнур белән Сөнгатулла -
Барыбыз тубыллылар.
Казан каласын күрергә
Мин хыяллана идем,
Сиксән бер яшь тулгач кына
Морадыма ирештем.
Кадер-хөрмәт белән безне
Каршы алды чал Казан,
Кол-Шәриф мәчетләрендә
Моңлы көйле хөр азан.
Шигырь, җыр-моңнарыбыз белән
Таныттык Себеребезне,
Югары бәяләделәр
Иҗади эшебезне.
Казан, сине берүк вакыт
“Әти”, “Әни”, дип әйтерсең,
Чөнки татарлар дөньясын
Юньләп алга әйдисең.
Дуслыкка, бердәмлеккә,
Тынычлыкка өндисең.
Горурлыктан күккә очып,
Шушы сүзләрне язам:
Берләштереп, гөрләштереп
Яшәсен дәртле Казан!
Яше-картына дәрт биреп,
Яшәсен нурлы Казан!
Иман нурларын сирпеп,
Яңгырасын моңлы азан!

Сөнгатулла БЕКЕНИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума