Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские сельхозпроизводители готовят технику к весенне-полевым работам. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 2020 елгы язгы кыр эшләренә ун меңнән артык техника әзерләргә туры киләчәк. Бу – 4104 трактор, 2963 чәчкеч, шул исәптән 1833 турыдан чәчү чәчкече, 1145 культиватор. Йөз процент әзерлек срогы – 2020 елның 1 апреле. Техниканы ремонтлау өчен 213 җылытыла торган остаханә, 395 гараж һәм “стоянкалар” бар. 298 ремонт звеносы булдырылган, аларда 1076 кеше эшли. Кирәкле материаллар, җиһазлар, инструментлар, запас частьлар бар. Ягулык-майлау материалларына ихтыяҗ: 21 474 тонна - дизель ягулыгы, 1 473 тонна – бензин, 612 тонна – мотор мае. Ягулык-майлау материаллары февраль аенда туплана башлаячак.

* * *

Международная олимпиада по наукам о Земле – 2020 пройдет в Тюмени. Җир турындагы фәннәр буенча IV Халыкара олимпиада (International Earth Science Olympiad, IESO) 16-26 август көннәрендә Төмән индустриаль университетында узачак. Ярышларны үткәрү хокукын Россия Көньяк Кореяда узган олимпиадада уңышлы чыгыш ясаганнан соң алды, - дип хәбәр итте югары уку йорты. Җир турындагы фәннәр буенча халыкара олимпиада – ул ел саен урта мәктәп укучылары арасында геология, метеорология, океонография һәм астрономия кебек дисциплиналарда үткәрелә торган ярыш. Анда тиешле милли ярышларда җиңүчеләр катнаша.

* * *

В Тюменской области есть прекрасные возможности для развития сельского туризма, уверен Александр Моор. Яркәү районында тормышка ашырыла торган “Малина Бор” сәламәт ял итү базасын булдыру проекты, авыл бизнесын үстерү өчен өлкәнең бай табигый потенциалыннан дөрес файдалану буенча яхшы мисал”, – дип сөйләде губернатор Александр Моор. «Ял базасы тулы куәтенә эшли башласа, ул туристларны җәлеп итү өчен яхшы урын булачак. Өлкәдә, бигрәк тә авыл районнарында, мондый объектлар әлегә дефицит. Шул ук вакытта Төмән өлкәсендә туристлар агымы елдан-ел арта бара һәм без эшкуарларның бу бизнеска карата җитди кызыксынуларын күрәбез. Без аларга ярдәм итәргә әзер», - диде “Төмән өлкәсенең инвестицион агентлыгы” фонды генераль директоры Андрей Шальнев.

* * *

На тюменской птицефабрике биобезопасности уделят особое внимание. “Заман дөньясында биологик куркынычсызлык – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлы эшләвенең төп факторларының берсе. Россиядә һәм чит илләрдә куркынычсызлык чаралары үтәлмәгән очраклар бар, болар барысы да тискәре нәтиҗәләр, ә еш кына җитештерүләр җимерелүгә дә, бигрәк тә кошлар һәм хайваннар белән бәйле белгечләрнең таралуына да китерелгән очраклар бар. “Быел кошчылык фабрикасында санитар үткәргечләр һәм дизенфекция киртәләр модернизацияләнә. Моннан тыш, электр, су, газ белән тәэмин итү системалары кертелде һәм башкасы”, – дип сөйләде “ПРОДО Төмән бройлеры” оешмасы генераль директоры Оксана Величко.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума