#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубыл районында мәдәният көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

6-1Быел татар мәдәнияте көннәре Тубыл районында Земфира Шәрипованың “Себер хәзинәсе” дигән китабын тәкъдим итү чарасы белән ачылды. Себер татарларының фольклоры һәм халык белемнәре турындагы фәнни-популяр басма район хакимиятенең грант ярдәме белән дөнья күрде. Узган ел «Позитив корпорация» җирле мәдәни-ял итү эшчәнлеге иҗтимагый оешмасы бәйгесендә җиңеп, муниципаль бюджеттан грант алу хокукына иреште. Бәйрәм чарасы Прииртышский поселогының мәдәният йортында узды. Чара ачылышында «Яңа туган баланы явыз рухлардан яклау.

Ике исем кушу традициясе» дигән темага күренеш күрсәтелде. Сәламләү сүзе белән Тубыл районы башлыгы Леонид Митрюшкин, «Позитив корпорациясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Алена Сәлимова һәм себер татарларының тарихи–мәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских чыгыш ясадылар.

- Редакция коллективы себер татарлары мәдәниятен саклау һәм Тубыл районы халкының милләтара дуслыгын ныгыту буенча зур эш башкарды. Бу - уникаль басма. Китап яшь буынның себер татарларының традицион мәдәнияте һәм теле белән кызыксынуына ярдәм итәчәгенә бер дә шигем юк», - дип билгеләп үтте Леонид Митрюшкин.

Оешманың идея илһамчысы һәм китап авторы - Земфира Шәрипова Тубыл районы мәдәният үзәгендә эшли, ул халыкара вокал конкурслар лауреаты, иҗтимагый хәрәкәт активисты. Ә иң мөһиме - Земфира үзенең себер татары булуы белән бик горурлана һәм себер татарлары мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертә.

- Туган халкым мәдәнияте белән мин бик күптән кызыксынам. Татар халкының белемнәрен өйрәнеп туплар өчен мин Төмән өлкәсенең көньягындагы себер татар авылларында, Омск өлкәсенең кайбер җирлекләрендә булдым. Төрки халыкларның үзара бәйләнешен аңлар өчен, хәтта милли Республикаларына да бардым. «Себер хәзинәсе» китабым берьюлы ике телдә - татар һәм рус телләрендә язылды. Басманың беренче өлешендә халык бәйрәмнәре, музыкаль иҗат турында мәгълүмат, себер татарларының җырлары, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр тупланды. Халык белемнәре турындагы бүлектә себер татарларының сынамышлары, ырым-шырымнары - шулай ук халыкның көнкүрешенә караган мистик темага зур игътибар бирелә. Мәсәлән, кешеләрнең йортларын явызлыктан саклаулары. «Себер хәзинәсе» китабым 100 данә белән бастырылды һәм ул Тубыл районының авыл һәм мәктәп китапханәләренә таратылачак, - дип сөйләде Земфира Шәрипова үзенең чыгышында.

Шуны да әйтергә кирәк, тиздән себер татарлары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тагын бер җыентык дөнья күрәчәк. Ике ел дәвамында җирле хакимият ярдәме белән Татарстанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре экспедициясе эшләде. Бер төркем тикшеренүчеләр Тубыл районындагы татар халкы күпләп яши торган 23 торак пунктында булдылар. Аларның төп максатлары - себер татарларының фольклорын, язма, сәнгать, музыкаль мирасын, тел үзенчәлекләрен өйрәнү һәм җыю иде. Моннан тыш, хезмәттәшлек кысаларында институт Тубыл районы китапханәләре фондына 774 данә махсус әдәбият тапшырды.

Яңа китап кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Автор китап өстендә эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өметләнгәнен белдерде.

Чара барышында тамашачылар төрле халык уеннарында катнаштылар, себер татарларының халык җырлары белән таныштылар. Тубыл районы мәдәният үзәгенең иҗат коллективы «Очрашу бәйрәме - Кусайтын» дип исемләнгән концерт программасының бию һәм җыр номерларын тәкъдим итте.

Татар мәдәнияте көннәре - Тубыл районы халкы өчен көтеп алынган традицион чара, чөнки ай дәвамында артистлар зур һәм кече авылларга йөреп, милләттәшләребезгә чын бәйрәм оештырачаклар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836