ХХХ өлкә “Таң йолдызы” төрки телле халыкларның балалар иҗаты һәм XI өлкә “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары быел онлайн рәвештә үтәчәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Конкурсларны гамәлгә куючылар: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.

Оештыручылар: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сарае.

Ярышларда вокал, хореография, интсрументаль башкару, нәфис сүз, фольклор, сынлы һәм декоратив-гамәли иҗат номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аларга I, II, III дәрәҗәдәге “Лауреат” исемнәре бирелеп, гала-концертта дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Барлык катнашучылар да сертификатларга ия була. Гала-концерт Төмән шәһәренең “Торфяник” мәдәният сараенда үтәчәк. Көне һәм вакыты оештыру комитеты хәл иткәннән соң билгеле булачак.

Нәтиҗәләр автономия сайтында “Проекты” бүлегенә куелачак.

Катнашу өчен гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителәләр.

Гаризалар җибәрү өчен адрес: 625013, г.Тюмень, ГАУКТО «ДНК «Строитель» (ул.Республики, 179) яисә электрон почтага: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра..

Белешмәләр өчен телефоннар: 8922-489-05-48, 83452-36-55-46, 8904-888-42-71.

Конкурсларның үткәрелү графигы: сәнгать осталары Төмән районында 27 февральдә 11.00 сәгатьтә Каскара мәдәният йортына, Ялуторовск, Заводоуковск, Исәт районнары 6 мартта 11.00 сәгатьтә Аслана татар мәдәният үзәгенә, Түбән Тәүде районында 7 мартта 11.00 сәгатьтә Түбән Тәүдегә, Төмән шәһәрендә 13-14 мартта 11.00 сәгатьтә татар мәдәният үзәгенә, Яркәү районында 21 мартта 10.00 сәгатьтә Яркәү мәдәният йортына, Тубыл шәһәре һәм районы, Уват районнары 19 мартта 11.00 сәгатьтә Тубылның 15 мәктәбенә, Вагай районында 20 мартта 12.00 сәгатьтә Вагай мәдәният йортына, Аромаш районында 12 мартта 12.00 сәгатьтә Новопетровский авыл мәдәният йортына җыелачаклар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума