#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени сдали в эксплуатацию вертолетную площадку для медицины катастроф. Харьковский һәм Мельникайте урамнары районында 2 нче өлкә клиник шифаханәсе ишегалдында вертолет төшәр өчен урын әзерләнде. Вертолет беренче тапкыр аэропортта да, Патрушевода да түгел, ә шәһәр үзәгендә утырды. 26 январьда Төмәндә санавиация ихтыяҗлары өчен яңа вертолет мәйданчыгын ачтылар. Мәйданчык 15кә 15 квадрат метрдан гыйбарәт. Ул яктылык сигнал утлары, җил күрсәткечләре һәм маяк-яктырткыч белән җиһазландырылган. Мәйданчык тәүлек буе кече авиация вертолетларын кабул итәргә сәләтле, аларның тавыш дәрәҗәсе шәһәр эчендә утырырга мөмкинлек бирә.

* * *

В Тюменской области в 2020 году при помощи ЭКО родились более 400 малышей. 377 хатын-кыз 409 бала тапты. Медицина технологияләре ярдәмгә килгән гаиләләр саны ел саен арта. Мәсәлән, 2006 елда түләүсез ЭКО (экстракорпораль аталандыру) буенча программада 300 гаилә катнашкан. 11 елдан соң ОМС (мәҗбүри медицина страховкалау полисы) буенча шундый 800 процедура үткәрелгән. 2015 елдан башлап ЭКО процедурасы бөтен ил буенча ОМС полисы буенча финанслана торган медицина хезмәтләре исемлегенә кертелде.

* * *

Тобольский район может стать еще одной важной площадкой по развитию аграрного сектора. Бу тармакка элек районда зур ихтыяҗ булган һәм ул уңышлы үсеш алган. Төмән өлкәсе аграр секторында бүген 200дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырыла. 2020 елда гына да 50гә якын инвестицион проект башкарылды һәм файдалануга тапшырылды.

* * *

Тюменская область в 2021 году полностью обеспечит себя овощами закрытого грунта. Мәсәлән, “ТөмәнАгро”- инвестиция проектларының берсен гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Ул 2020 елның язында Нариманово авылында ел әйләнәсе яшелчә үстерү өчен инженер коммуникацияләре булган мәйданы 17 гектаргача теплица комплексының өченче чиратын файдалануга тапшырды. Яшелчә продукциясе күләме елына 14 мең тонна тәшкил итәр дип планлаштырыла. “ТөмәнАгро” проекты тәмамланганнан соң, автоном округларын да кертеп, Төмән өлкәсе ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәчәк.

* * *

“Почта России” повезет письма и посылки на экологичном транспорте. “Россия почтасы” Төмән өлкәсе бүлегенә табигый газда эшләүче 6 яңа “КамАЗ” машинасы кайтты. Һәр автомобильнең йөк күтәрүчәнлеге 20 тонна тәшкил итә. Тиздән бу машиналар автомагистральгә чыгачаклар. Бу экологиягә ярдәм итәчәк, чөнки автомобильләр дизель ягулыгын яндырудан зарарлы газлар чыгаруны киметәчәкләр.

* * *

Курсанты ТВВИКУ учатся управлять инженерными машинами на виртуальных тренажерах. А.И.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы инженер машиналарына идарә итү буенча күнекмәләрне тикшерү өчен 20дән артык яңа тренажер белән тәэмин ителде. ДТ-ИМР бүлү машинасының һәм ДТ-БАТ артиллерия тягачындагы бульдозерның динамик тренажерлары. Алар махсус техника йөртү күнекмәләрен һәм алымнарын өйрәнү, камилләштерү өчен кулланыла. Тренажерлар төрле ландшафтларны, юл, һава торышы һәм климат шартларын модельләштерә ала.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836