Февраль 2023 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Фашизмга каршы көрәш
Муса Җәлил – татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.
Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. «Моабит дәфтәрләре» дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла. Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр. Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугрылыклы кешеләр булган. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гильотинада башлары киселә.
Интернеттан
Катыйльгә
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк италдым синең сыңарның.
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп, гафу сорармын.
Муса ҖӘЛИЛ