#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бриллиант туегыз котлы булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

6-1Ямбай авылы мәдәният йортында юбилярлар - Лилия Әхмәт кызы һәм Газизулла Насыйп улы Мөхәммәдиевларны котлау тантанасы узды.

Хакимият башлыгы Динә Бурундукова Турай авылында яшәүче парларны бергә гомер итүләренең 60 еллык тантаналары уңаеннан истәлекле медаль һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның Рәхмәт хатын тапшырды.

51 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән Газизулла абый әле дә аерым эпизодларына кадәр хәтер җепләрен сүтеп рәхәтләнеп сөйли. Шаяртып та ала, күңелендәгесен ачып сала. Ә «Яңарыш»ыбызның актив хәбәрчесе, 43 ел гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган Лилия апа сабыррак, ул уйлап, үлчәп кенә сүзен башлый. Аның да истәлек дәфтәре калын, җайлап кына һәркайсын барларга керешә ул.

Гаилә башлыгы Газизулла Мөхәммәдиевны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләклиләр. Хатыны Лилия Әхмәт кызы илдә үрнәк, тырыш, укымышлы 5 бала тәрбияләп үстергән өчен 2 дәрәҗә «Ана даны» медале иясе.

Гаилә парлары 1963 елда никахларын теркәгәннәр. Гаилә җылысын, иминлеген саклау өчен ике якның тырышлыгы кирәк. 60 ел кулга-кул тотынып яшәү дәверендә бер-берсенә ярдәм итеп, тугрылык, аңлашу, хөрмәт һәм ышанычны саклап ныклы гаилә төзеделәр. Бер-берсен кайгыртып, балалар бәхете өчен бар мөмкинлекләрдән файдаланып көн итәләр алар. Сәламәтлек сагында һәрвакыт уяу Лилия апа. Актив тормыш алып бара. Аралашу тирәлеге киң.

Тантана уңаеннан да котлау сүзләре күп яңгырый, әллә кайлардан шалтыраталар. Тәбрикләү көнне дә җитәкчеләрдән генә түгел, туганнары һәм якыннарыннан да бик күп җылы сүзләре ишеттеләр. Барлык балалары, 12 оныклары һәм 3 оныкчыклары үзләрен гел кайгыртып, хәлләрен белешеп, булышып торалар. Халкыбыз юкка гына «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», димәгәндер. Нәсел агачы горурланырлык ботаклар үстерә.

Яшь буын өчен үткәннәрне дә саклаучы, тарихны да яхшы хәтерләүче, тәрбияви яктан да үрнәк булып торган бу пар кунакчыллыгы, киң күңеллелеге белән дә аерылып тора. Үзләренә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалары һәрчак шатландырсын, яхшы хәбәр генә китерсеннәр! Илләр имин, гаиләләр нык булсын! Шул вакытта әби белән бабайның да күңеле тыныч, йөзләре көләч булыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836