#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В ТВВИКУ открыли новую столовую. Төмән югары хәрби-инженер команда училищесындагы шушы яңа ашханә 1 200 урынга исәпләнгән. Ачу тантанасында өлкә губернаторы Александр Моор катнашты. Объект ТВВИКУ ны этапларга бүлеп финанслау килешүе буенча Төмән өлкәсе һәм оборона министрлыгы ярдәмендә барлыкка килде. «Яңарту программасы кысасында алдагы объектлар: казарма, тулай торак, спорт комплексы һәм стадион булачак. Бу проектны реальләштерүдән соң без тулысынча яңа училищелы булачакбыз», - дип сөйләде губернатор.

* * *

На «Лыжню России-2023» в Тюменской области выйдут более 8 тысяч жителей. Традиция буенча кышның соңгы аенда илнең барлык чаңгычылары кабат берләшәчәк. 11 февральдә массакүләм спорт бәйрәме берьюлы Төмән өлкәсенең берничә торак пунктында җәелдереләчәк. 12 сәгатьтә барлык ярышларның тантаналы ачылышы булачак.

* * *

На Базарной площади в Тобольске откроется локация, связанная с детским досугом. Эшкә инвентарьны прокатка бирүче эшмәкәрләр, аниматорлар чакырыла. Базар мәйданында балалар ялын оештыручы бизнесменнар хезмәттәшлеге оештырылырга мөмкин. Түбән «посадтагы» урын үзенә туристларны җәлеп итә: меню, бәяләр, бер стильдә ясалган ярминкә йортлары. Эшмәкәрләр өчен яхшы шартлар тудырылган – монда коммерция эшчәнлеге өчен 21 ярминкә йорты, күчерелә торган киштәләр, палаткалар бар. Боларның барчасы белән бизнесменнар бушлай куллана ала.

* * *

150 тюменских поисковиков допущены к участию в полевых экспедициях 2023 года. Башта «Эзтабар мәктәбе» программасының йомгаклау онлайн-тесты тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча «Хәтер вахтасы» кыр эшләре сезонында катнашырга рөхсәт ителгән отрядларда тәрбияләнүчеләр формалаша. Белемнәрне тикшерү Төмән өлкәсендә 2008 елдан бирле бара. 2023 елда электрон тестта өлкәнең 162 эзләнүчесе катнашты.

* * *

Студенты и школьники Тюменской области посетили комплексы АПК. Заводоуковск предприятиеләрендә Ялутор, Тубыл һәм Уват районнары студентлары һәм мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештырылды. Алар төрле процесслар белән таныша алдылар. Заманча автоматлаштырылган авыл хуҗалыгы производствосы мөмкинлекләрен күрә алдылар. Бу – автоматик чәчү агрегатлары да, яктырту системасы да, климат контроле дә. Мәктәп укучылары һәм студентлар үсемлекләр үстергәндә бөҗәкләрне ничек кулланганнарын белделәр.

* * *

В Тюменской области площадь под подсолнечник увеличат на 200 га. Аграрийлар бу культураны май ясау өчен үстерәләр. Уңыш өлкәдән читтә дә сатыла. Төньяк территорияләрдә бу культураны үстерү мөмкинлеген безнең аграрийлар өйрәнә. Көнбагышка хас булган климат зоналарында бер гектардан эшкәртелгәннән соң өч центнер үсемлек мае һәм азык өстәмәләре алына. Төмән өлкәсендә «Савинка» сорты белән эксперимент ясыйлар. Ул башкалардан югары үсеш энергиясе белән аерыла.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836