Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

13 февраль – Бәраәт кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Бәраәт кичәсе мөбарәк булсын!

Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык язмышы язылыр һәм фәрештәләргә тапшырыла. Киләчәк бер ел эчендә бөтен кешенең, бөтен барлыкның ризыклары, байлык һәм ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнә. Ягъни шушы кичәдә адәм баласы үзенең бер еллык язмышын билгели ала, гөнаһларын ярлыкавына ирешеп, уй-теләкләре белән Аллаһы Тәгаләдән кабул кылуын сорый.

Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер, ди.

Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча өч Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә.

Беренче догада озын гомер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз.

Икенче догада, бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә, дип, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.

Өченче догада, кешеләр кулына калдырма, дип, Раббыбызга ялварабыз!» диелә хәбәрдә.

Бу мөбарәк кичәдә мөмкин кадәр үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә әнә шундый мөмкинлек бирәдер, шул рәвешчә, яраткан бәндәләренә олы рәхмәтен саладыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836