Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре зур батырлык күрсәттеләр. Гаять зур кыенлыкларга карамастан, фронтны берөзлексез азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Кайгы-хәсрәт тә җитәрлек булган.
Майрауза Яминова (1923-2000) Ямбай авылында туа. Бала чактан ук эшкә өйрәнеп үскән. Сугыш еллары кызның җилкәсенә авыр йөк булып яткан, колхозда хезмәт иткән. Сугыштан соң фермада сыер савучы булып, 80 нче еллар ахырына кадәр терлекчелектә эшли. Ул елларда күп нәрсәне кулдан башкарганнар, механизация авылга соңрак килгән.
Майрауза үзенең сыер саву эшенә җаваплы карый, аның җитештерү күрсәткечләре бик югары, алар районнан читтә дә билгеле була.
1968 елда Майрауза Яминова Мәскәү шәһәрендә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын тәкъдим итә.
Бу хезмәт иясенең шәхси казанышлары, намуслы һәм күпьеллык хезмәте «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе белән билгеләнә, ике тапкыр (1967 һәм 1968 еллар) савым күрсәткечләре буенча Калинин исемендәге совхозның Мактау китабына кертелә, хезмәт ветераны исеменә ия, тыл хезмәтчәне була. Музейда аның грамоталары һәм Рәхмәт хатлары саклана.
*****************************************************************************************************
Ямбай музееның «Сугышчан һәм хезмәт даны» залында «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» экспозициясе бар. Рәсемдә өлкән яшьтәге кешеләр. Күпләр аларның ничек яшәгәннәре, ничек эшләгәннәре, шәхси тормышларының ничек оешканлыгы турында уйланмый да.
Авыл хатын-кызларына Ватанны саклаучыларны үз тырышлыклары белән барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. Тыйнак хатын-кызларыбызның тормышлары фидакарь хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт белән тулы.
Шуларның берсе - Мөршидә Мөхәммәдшина. Ул 1920 елда Ямбай авылында туа. Кечкенәдән колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 21 яшь тула. Ирләр фронтка киткәч, хатыннар крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын үз өсләренә алганнар. Колхозда эш бик иртә башланып, бик соң гына тәмамланган. Барлык эш нигездә кул белән башкарылган, техника механикалаштырылган техник станцияләрдә генә булган. Бик кыска вакыт эчендә ирләрнеке саналган һөнәрләрне үзләштергәннәр алар. Мөршидә яшь кызлар арасында тракторны беренчеләрдән үзләштергән. Ул вакытта колхозда Харьков трактор заводының тәгәрмәчле тракторлары булган. Комбайннар, сугу машиналары, техника аз булган, сменалап, парлап эшләгәннәр. Техниканы барышлый ук ремонтлаганнар. Трактор ватылганда, детальләрне МТСка кадәр капчыкларда, кайчакта 12-15 чакрымнан да ераккарак алып барганнар. Аңа иң авыр эшләрне башкарырга туры килә: җир сөргән, чәчкән, уңыш җыйган, утын әзерләгән.
Мөршидә Мөхәммәдшина «Хезмәт ветераны», «Сугыш ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ул 2011 елда вафат була.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.
(Мәгълүмат Ямбай музееннан алынды).