Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Башлангычлар сыналды

последние и лучшие новости искусства в мире

 Ел саен өлкән класс укучылары гына түгел, башлангычлардан 4 класс балалары да татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашалар.

«Төмән районының мәктәпләрендә ел ахырында татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәп этабы олимпиадалары үткәрелде. Җиңүчеләр үзләренең осталыкларын 30 нчы январь көнне Боровский мәктәбендә муниципаль этапта сынадылар. Призлы урыннарны укучыларым - Кәрим Кәримов (1 урын), Рафаэль Уразаев (3 урын) алдылар. Туган телләрен яратып укучы балаларга, аларны хуплап торучы әби-бабай, әти-әниләренә зур рәхмәт җиткерәсем килә», - дип шатлыгы белән уртаклашты Индрәй мәктәбенең башлангычлар класслар укытучысы Зәкия Сәитова.

6-72Ярышлар турында район туган тел тел укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләгән Рузилә Исмәгыйлова фикерләрен дә сорадык. Ул жюри җитәкчесе дә булган.

- Олимпиаданың район турында Ямбай, Индрәй, Муллаш, Каскара, Шыкча, Талымхан мәктәпләреннән 12 укучы катнашты. Акьяр мәктәбе укучысы, авырып китү сәбәпле, килә алмады. Биремнәр кыен түгел, программа буенча төзелгән. Сәләтле укучыларыбыз сынатмадылар. 1, 3 урыннарны Зәкия Әкрам кызы балалары алсалар, 2 урынга Шыкча мәктәбеннән Мәүчия апа Рәхимова укучысы Алинә Альметова чыкты. Аларның биремнәрне башкару дәрәҗәсе 80%тан югары. Талымхан, Каскара укучылары да 60%тан югары дәрәҗәдә эшләгәннәр, бу нәтиҗәләргә куандык.

Җиңүчеләр тиздән булачак өлкә олимпиадасында катнашачаклар, - дип сөйләде Рузилә Шәрифулла кызы.

Балалар биремнәрне чишкән арада, укытучылар эш ысуллары, яңалыклар, планнар турында сөйләшкәннәр. Тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.

Чынлап та, сабыйлар белән аралашырга туры килсә, «исемең ничек» дигән сорауны да аңламаган балаларны олимпиада биремнәрен үтәү дәрәҗәсенә җитәрлек итеп укыту бик зур көч сорый. Бу, әлбәттә, әби-бабай, әти-әниләр ярдәменнән башка һич мөмкин түгел. Фидакарь укытучыларга, татар җанлы гаилә әгъзаларына һәм үз телләрен тырышып өйрәнүче балаларга сокланып яши торган чорга җиттек. Рәхмәт аларга!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Рузилә Исмәгыйлова җиңүчеләр белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836