Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татар чараларына барсаң, телебезне саклаучы, үз халкының патриоты булган, мәдәниятен яраткан балаларны күреп сөенеп кайтасың. Бу юлы да Төмән татар мәдәният үзәгенә йөрүче балаларның Чыршы бәйрәмендә сәләтле кыз-егетләрне очраттым. Күпләре үзәктәге татар телен өйрәнү түгәрәгенә йөриләр. Татар телен аңлау дәрәҗәләре мактанырлык булмаса да, матур итеп шигырьләр ятлап килгәннәр. Ә инде апалы-сеңелле Сиябутдиноваларга сокланмыйчан мөмкин түгел иде. Бигрәк тә олысы Ясминә шигырь сөйләп кенә калмады, берничә җыр да бүләк итте.
Әниләре Гөлнара кечкенәдән Ясминәне төрле түгәрәкләргә йөртергә вакыт таба икән. «Үзәккә вокал белән шөгыльләнергә килдек, - дип сөйләде ул. – Аннары бию, кашыкчылар студияләренә йөри башладык. Хәзер фортепиано өйрәнәбез, татар телен дә үзләштерәбез. Әле аларга өстәп сәйлән (бисер) белән эшләргә дә яратабыз, әлбәттә, мәктәпкә әзерлекне дә онытмаска кирәк, инглиз телен дә өйрәнәбез. Ни өчен татар үзәгенә килдек соң? Чөнки балаларымның татар традицияләрен, мәдәниятен, телен белеп үсүләрен телим. Машинада барганда да без гел татар җырларын гына тыңлыйбыз. Өйдә дә татар телендә генә сөйләшәбез. Телевизордан «Шаян» балалар каналын карарга яратабыз. Ясминә артыннан кечкенәсе Сафия да калмый. Бергә өйрәнә».
Көн саен икешәр түгәрәккә баралар. Ясминә бер дә авырсынмый. Һәркайсына яратып йөри икән. Әнисе аның һәр теләген тормышка ашырырга тырыша. Ул кызыксынган шөгыльләрнең барысына да бару җаен таба, күңеле сайлаганында озаккарак тукталалар.
Рәхмәт сезгә, Гөлнара ханым, Ясминә һәм Сафия, алга таба да тормыш юлыгыз бай булсын, милләтегезнең горурлыгы булып яшәгез!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.