Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күп еллар элек моңлы, нурлы Казан якларыннан килеп, тормышын Төмән җирләре белән бәйләгән, Талымханда имамнар эстафетасын алган хәзрәтебез Дамир абый Шәйхелисламовның моңлы тавышы авылда һәркемгә таныш.
Мәчетебезнең 30 еллык тарихында аның 17 еллык эзе бар.
Дамир 1957 нче елны Шәйхелисламовлар гаиләсендә туган. Үсеп җиткәч, туган авылында нигезләнеп, гаилә корырга хыялланган. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгында төзелешләр өчен җирләр бирелмәгән. Ә бормалы тормыш юллары егетне ерак Себер якларына алып килә.
Монда аның хыялы тормышка аша. Ул ап-ак йөзле себер чибәрен очрата, аңа гашыйк була, гаилә коралар, йорт салалар. Кайната Хәмит Барый улы һәм кайнана Фәсиха Рамазан кызы кияүләрен газиз балалары кебек кабул итәләр.
Кырык елдан артык вакыт үтте, инде оныкларының үз балалары туды. Мин Дамир Әхмәтсафа улыннан:
- Дамир абый, ислам юлына сез кайчан бастыгыз? – дип сорагач, миңа башта хезмәт юлы турында сөйләде:
- Талымханга килүемә 40 елдан артык вакыт узды. Килү белән корыч «ат»ка утырттылар. «ДТ-75» тракторында җир сөрдем. Ике елдан «Т-40» исемлесенә күчеп, 9 ел фермада эшләдем. 1995 нче елда совхозга Германиядән «Жандир» исемле трактор китерделәр. Аңа атланып 19 ел дәвамында комбайн теркәп, кишер, суган, чөгендер һ.б яшелчәләр казыдым. Янымда Төмән якларына минем арттан килгән энекәшем Рафил Әхмәтсафа улы эшләде, бергә күңеллерәк. Лена Шамил кызы белән аларның да оныклары үсә. Лаеклы ялга чыгар алдымнан, биш ел гаражда охранада булдым. Дога һәм сүрәләрне мотор шаулаган көйгә кушылып ятладым. 2017 нче елда лаеклы ялга чыктым, хаҗга бардым. Илле яшемдә токым нәселемдә булган, бабайларымнан күчкән, йөрәгемнең төбендә яткан иман нуры миндә дә уянды, - диде дә мәчеткә юл алды. Беренче ун елымны «өйрәнчек» дип атыйм. Ә хәзер – лаеклы ялда, менә инде җиде ел чын имам дип саныйм үземне.
Унҗиде ел дәвамында Аллаһы ризалыгы өчен уразасын тота, намазын укый, мәчет манарасыннан авылдашларына азан әйтә, Аллаһы хакына, ризалыгына гына намазга чакыра. Төмән-Казан арасын үз итеп, якын күреп яшәгән Талымхан авылы имамына авыл халкының рәхмәтләрен тоеп, тагын бик күп еллар эшләргә насыйп булсын.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.