Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең 45 нче мәктәбендә белем алучы 6 нчы сыйныф укучысы - бик сәләтле Диана Кәримова турында язып китәбез. Ул җиде яшеннән «Жар птица» һава гимнастикасы студиясендә акробатика белән шөгыльләнә. Шушы спорт төрен Диана мәктәпкә кергәнче үк, үзе сайлап: «Миңа ошый, мин монда йөриячәкмен», - дип әти-әнисенә таләбен куя. Сынап карау дәресләренә беренче бару белән спортның шушы төре кыз күңеленә хуш килә. Ай саен төрле шәһәрләргә, ярышларга йөреп, Диана беренче урыннарны яулап кайта. «Торфяник» мәдәният сараендагы студиянең җитәкчесе Эвелина Әминова. Бу – спортның иң матур төре. Искитмәле сыгылмалы гәүдәсе белән Диана баш әйләндергеч күнегүләрне бик оста башкара һәм ул үзенең тырышлыгы белән яңадан-яңа уңышларга ирешә бара. Әйдәгез, татар милләтенең шушы нәфис кызына яңадан-яңа үрләр яулавын һәм горурланырлык кызыбыз булуын телик. Диана бу көннәрдә 1 нче разрядка күнегүләр җыелмасын тапшыра.

Наилә САФИУЛЛИНА.