Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә булып ялга кайткан Дәүләт Шихов белән очраштылар. Авыл мәктәбен тәмамлаган хәрби туган авылында вакытлы ялда булган чагында мәктәпкә дә килә. Ул укытучылар, укучылар белән күрешеп, аралашып, әңгәмә корып, аларның сорауларына җавап бирә. Дәүләтнең кече энесе дә бу мәктәптә укый. Укучылар Дәүләт Рәшид улын кызыксынып тыңладылар. Солдатка үзләре дә кызыксынган сорауларын бирделәр.
Сораулар төрле булды: хәрбиләрнең кайда, ничек яшәүләре, “ут линиясендә”, сугыш барган вакытларда ничек тукланулары һәм махсус хәрби операциягә бару сәбәпләре турында Дәүләт төпле җавапларын бирде. Ул: ”Һәр кеше үз Ватанын, туган илен, якыннарын сакларга тиеш. Илебез патриотлары булып үсегез. Киләчәктә дә укуга тырыш, намуслы, максатчан, хезмәт сөючән булыгыз”, - дип укучыларга теләкләрен әйтте. Дәүләт Рәшид улы илебез батырларының хәрби хезмәте, туган якларыннан килгән укучыларның хатлары ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Укучыларга патриотик рухта тәрбия биргән укытучыларга да рәхмәтен белдерде. Очрашу ахырында укучылар Дәүләт Шиховка һәм аның белән хезмәт иткән хәрбиләргә ярдәм сүзләре, изге теләкләр язылган хатларын тапшырдылар.
Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз вакытлыча ялга кайткач та, көннәрен файдалы очрашуларда катнашып үткәрәләр. Бу очрашуда Хуҗайлан мәктәбе укучылары Россия хәрбиләренең батырлыклары турында белделәр. Укучылар белән әңгәмә балаларда батырлык, Ватаныбызга мәхәббәт, илебез халкы өчен горурлык тәрбияли.
Чараны оештыручылар - Прииртышский, Ябалак урта белем бирү мәктәбе, Хуҗайлан башлангыч мәктәбе мөдире Альбина Азисова, мәктәп укытучысы Тәнзилә Тимканова укучылары белән хатлар әзерләгәндә, хәрбиләргә исән-сау булып җиңеп гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр. Альбина Мөхетдин кызы: ”Якуб абый Зәнкиев исән чагында патриотик хәрәкәтне оештыручы, илһамландыручы иде. Безнең мәктәп үзенең традицияләре, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә уникаль якын булганы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Ерак совет чорында мәктәп авыл үзәге, визит карточкасы булды. Патриотик хәрәкәтне үстерүне, традицияләрне дәвам итәбез. Күп балалы гаиләдә үскән Дәүләт Шихов дөрес тәрбия алган, патриот егет. Шиховлар барысы да безнең мәктәптә белем алдылар, барысы да бик тырышлар. Аларның әти-әнисе балаларын дөрес тәрбия биреп үстерәләр. Күркәм сыйфатларга ия булган Дәүләт Шиховка исән-имин кайтуын телим”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Дәүләт Шихов белән очрашуда.