Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Кече хаҗ сәфәреннән хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче Октябрист Мәчитов гомрә - кече хаҗ сәфәреннән кайтты.

Октябрист хәзрәт лаеклы ялга чыгып, мәдрәсәдә белем ала. Дин юлына баскан якташыбыз күптәнге хыялын узган елның декабрь аенда тормышка ашырган. Ул зур саваплы гамәле - кече хаҗга барганы, нинди тарихи урыннарны күргәне, кичергән хисләре, сәяхәтнең тәртибе турында сөйләде: «Без Казан шәһәреннән очкычта изге җирләргә барып җиттек. Бу сәяхәткә Татарстан мөфтияте хаҗ программасы буенча алынган путевка белән юл алдык. Безнең төркемдә 98 кеше иде. Төмән өлкәсеннән без ике кеше булдык. Мин һәм Төмән шәһәренең «Аманат» мәчете имамы Октябрист хәзрәт Зарипов. Гомрәгә баруның бер вакыты юк. Кеше үз алдына шундый максат куйса, бу саваплы эшне башкарырга Аллаһы ярдәм итә. Догалар укып Мәккә шәһәренә килеп җиттек.

6-2-26Төркемебез белән Кәгъбәтуллаһ мәчетен күрдек, анда намаз укыдык. Кәгъбәтуллаһ тирәсендә 7 мәртәбә әйләнеп тәвах гамәлен үтәдек. Бу сәяхәт һәр мөселман өчен дулкынландыргыч булды. Кече хаҗ сәфәрендә безгә күп тарихи урыннарны күрергә мөмкинлек бирелде. Мәккәдә 8 тәүлек, Мәккәдән 450 чакрым ераклыкта Мәдинә шәһәрендә 3 тәүлек булдык. Яшәгән урыныбыз мәчетләрдән ерак түгел кунакханәдә иде. Кунакханәнең Мөхәммәт (с.г.с.) Пәйгамбәр мәчетеннән якында урнашканы бик уңайлы иде. Пәйгамбәребез җирләнгән мәчетне күреп, анда намазлар укырга насыйп булды. Минем өчен онытылмаслык хатирәләр калдырган изге урыннар: иң биек башнядан (640 метр биеклеге) «Әл-Хәрәм» мәчетен күрү. Уч төбендә сыман, яктылык сибеп торган мәчет күренеше әле күз алдымда. «Әл-Хәрәм» мәчете – Согуд Гарәбстанында Мәккәдә урнашкан. Ислам дөньясының төп һәм иң зур мәчете. Мәчетнең эчке ишегалдында исламның төп изге урыны - Кәгъбә бар. Безнең төркемне үз эшләрен яхшы белгән дин вәкилләре озатып барды. Сәяхәтнең тәртибе турында, аңламаган урыннарда аңлатып сөйләделәр. Мәдинә шәһәренең төньягында урнашкан истәлекле Өхед тавына бардык. Монда барган сугышлар турында сөйләделәр. Анда җирләнгән 70 шахидның рухына Коръән аятьләрен укыдык. Җәбраил фәрештә Коръән аятьләрен укырга өйрәткән урыннарны күреп дога кылдык. Согуд Гарәбстанының барлык таулары әһәмиятле тарихи вакыйгалар белән бәйле һәм борынгы исемнәргә ия. Аларның күпчелеге изге дип санала, шуңа күрә аларга бөтен дөньядан мөселманнар килә. Бу изге урыннарны күрү күңелләребездә якты, онытылмаслык истәлекләр калдырды. Гомрә - кече хаҗ җаныбызны чистарту, тормышка карашларыбызны үзгәртү өчен дини йола. Мәккәнең изге урыннарында дин тотучылар Пәйгамбәребез (с.г.в) белән бәйле җирләр, шәһәрләр, аның туган йорты, изгеләр җирләнгән урыннарда, Коръән иңдерелә башлаган урын - Нур тавында булып, догалар укып кайттык.

Мәдинә шәһәрендә Коръән китабын бастыра торган типографиядә безгә эчтәлекле экскурсия үткәрделәр, Коръән китапларын бүләккә тапшырдылар. Укылган намазларыбызны, догаларыбызны Аллаһы кабул итсен. Кемнең хаҗ гамәлләрен үтәргә теләге булса, һичшиксез, барып күрсеннәр, догалар укысыннар. Минем сәфәрне хуплаган тормыш иптәшем Фирдәүскә рәхмәтлемен. Һәркемебез Аллаһының рәхмәтендә булыйк», - дип сөйләде.

Октябрист Мәчитов Кызыл диңгезне күреп, дулкыннарына, матурлыгына сокланып, кояш нурларының җылысын, изге урыннарны онытмаячагы турында хатирәләре белән уртаклашты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836