Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Әремзәннәр бердәм, ярдәмчел

последние и лучшие новости искусства в мире

Узган атнада Әремзән авылы активистларына Тубыл шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Владимир Габрусь рәхмәтләрен белдерделәр. «Без булмасак, кем булыр» волонтерлар оешмасы эше белән таныштылар.

Махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә Малозоркальцево авыл җирлегенең Түбән Әремзән авылы волонтерлары ярдәм итә. Монда 2022 нче елның 10 ноябрендә «Без булмасак, кем булыр?» волонтерлар штабы оештырыла. Беренче вакытлар 3 кеше булса, бүгенге көндә 30 кеше вакытларын, сәламәтлекләрен кызганмыйча булышлык күрсәтәләр. Бу саваплы, изге эш турында Зөләйха ханым Кадырова сөйләде: «Безнең җитәкчебез - Александр Панов. Посылкаларны туплау өчен, көн дә штабка барыр алдында кибеткә кереп буш коробкалар алабыз. Зиннура Бакиева - токмач эшләүче остабыз. Оекбашлар бәйләүчеләргә, тегүчеләргә рәхмәтләремне әйтәсем килә: Файзә Утяшева, Валентина Никишина, Вера Хорева, Ольга Филатова, Наилә Бакиева эшләсәләр дә, вакыт табалар. Алар чехоллар, оекбашлар бәйлиләр. Галия Хучашева, Рәсимә Хучашева, Валентина Бурнашова, Лариса Пачганова, Светлана Филатова, Хәдичә Сәитова, Любовь Козлова, Валентина Бурнашова, Рәсимә Сөлкәрнәева башкарган игелекле, саваплы эшләр сугышчыларыбызга ярдәм, рухи көч бирсен. Безнең төркемдә махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм итүчеләр арасында якын туганнары яу кырларында, госпитальдә булганнар да бар. Яраланган сугышчыларга кирәк-яраклы әйберләрне дә тегеп җибәрәбез. Игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел хатын-кызларыбыз, патриот якташларыбыз бу изге эшне «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңүне якынайту өчен, барысы да МХО өчен» девизе астында эшлиләр. Фронттагы егетләргә ярдәм итүчеләр 1000нче гуманитар йөкне яңа елның январь аенда туплап җибәрделәр.

Хәрби хезмәттә булучыларга гуманитар ярдәм җыючылар азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган әйберләр, окоп шәмнәрен, дроннарга каршы шәмнәр, пончо, шырпы, маскировка челтәрләре, «Әремзәнчә токмач» кисеп, киптереп җибәрәләр. Үзебез якларда үскән җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, сохари, чәй җыелмалары әзерләп посылкалар туплыйбыз. Махсус заказлар булганда, аларны да үтәргә тырышабыз. Узган елның ноябрь аенда җитәкчебез Александар Панов Тубыл шәһәре ветераннар оешмасы рәисе Владимир Габрусь белән махсус хәрби зонага эшлекле сәфәр белән бардылар. «Нива» машинасын җиткерделәр», - дип сөйләде. Әремзән авылы халкы МХОдә булган якташлары белән тыгыз элемтәдә. Киң күңелле, ярдәм кулын сузган дуслар, туганнар булганда бу изге эш тукталмас. Әремзәннең волонтерлар төркеме яңа гуманитар йөк туплау, җибәрү белән шөгыльләнәләр.

6-4-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: волонтерлар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836