Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Иван Каргаполовка 90 яшь туласы көндә Каскарада аның хөрмәтенә элекке совхоз конторасы бинасында мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Соңыннан бәйрәм мәдәният йортына күчте.
Бу күркәм идеяне әлеге хөрмәтле шәхесне әтиседәй күргән, беренче хезмәт көнен дә совхозда тракторчы булып башлаган, аннары «Туринский» совхозын, хәзер «Приполярная» агрофирмасын җитәкләүче РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Тәкиулла Шәрипов тәкъдим иткән. Ә аннары дуслары белән тормышка ашырганнар, әлеге очрашуны оештырганнар.
Иван Федоровичның кем икәнлеген барыбыз да беләбез, ишетми калган кеше сирәктер. Ул безнең «Яңарыш»ыбызның да, газетабызның беренче редакторы Азат абый Сәгыйтовның да якын дусты булды. Җиң сызганып эшләүче кешене яхшы аңлый иде ул, үзе дә күп кыенлыклар аша үткәнгә, газета үсешендә дә аның ярдәме аз гына тимәде.

1965 елдан Төмән районы хуҗалыгына эшкә җибәрелгән бу легендар шәхес - РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе», «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының IV дәрәҗә медале белән бүләкләнгән, меңнәрчә гектарда сазлыкларны бетереп, яшелчәчелекне үстергән, таналар үстерү буенча Россиядә иң яхшы комплекс булдырган Иван Каргаполовны искә алырга өлкәнең иң абруйлы җитәкчеләре, хезмәттәшләре, дуслары, аны хөрмәт иткән халык җыелды. Каскара, Талымхан төбәкләрендә аның абруе чиксез зур. Монда яшәүчеләр өчен тынгысыз, хезмәт кешесен зурлый белгән җитәкче күп эшләр башкарды. Ул төзеткән социаль объектлар, утрау эчендә кебек сазлар артында яшәгән Талымханнан юл – шуларның аз өлеше генә.
Чордашлары, хезмәттәшлә-ренең юбиляр хөрмәтенә әйткән сүзләрендә зур мәгънә ята.
Озак еллар Түбән Тәүде районын җитәкләгән Зөфәр Әхтәриев: «Бүгенге көнне зур бәйрәм дип әйтергә була. Иван Федоровичка 90 яшь тулу уңаеннан җыелышып, хезмәттәшләр белән очраштык. Якын дустыбызның дөньядан китүенә 4 ел үтсә дә, аңа булган җылы хисләр безнең күңелләрдә, йөрәктә саклана. Ул чордагы җитәкчеләр үз эшләренә җаваплы карашлары белән аерылып тордылар, барлык нәрсә дә кирәк, ләкин алар өчен эш беренче урында булды. Иван Каргаполов өчен хәтта гаиләсе дә арттарак иде».

Төмән өлкә Думасы председателе Фоат Сәйфетдинов: «Мин Иван Федорович белән 30 ел элек, Талымхан авылы клубында үткән юбилеенда таныштым. Бәйрәм бик тантаналы, җылы үтте. Анда бик күп халык җыелган иде. Аларның җитәкчеләренә карата хөрмәте, ихтирамы игътибарга лаек. Иван Федорович чыгышында, бүген миңа 60 яшь инде, җитәр, пенсиягә китсәм дә ярый, диде. Һәм шуннан соң хезмәткәрләр чыгып, аның әле эшләвен, үзләрен ташламавын үтенделәр. Җитәкче озак эшләде.
Төньякка яшелчә җибәрүне ул җайга салды. Төньякны туендыручы да иде ул».
Өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков: «Мин Иван Каргаполов җитәкләгән төбәк кешесе. Ул монда, төп халкы татарлар булган җиргә килеп, җитәкче дә, туган да, дус та була белде. Бу күп нәрсә турында сөйли. Без аның үрнәгендә үстек. Ул христиан булуына карамастан, Талымханда да, Каскарада да мәчет төзетте. Без – мөселманнар аңа истәлек тактасын мәчет стенасына күптән элдек инде».
Протоиерей Валерий Гордеев: «Испаниягә барган чагымда, анысын сорыйлар, монысы турында белешәләр һәм шунда Иван Федорович турында да сорау булды. Үз тирәлегемә эләккән кебек булдым. Бүген дә шундый хәл. Ул Тубыл семинариясенә азык-төлек белән нык булышты. Монда булган кешеләр аның энергиясе белән рухланып яшәделәр, аны тыңлап, алга бардылар, үзләре дә зур җитәкчеләр хәзер. Аның рухы шатлансын өчен бер булса да яхшылык эшләгез, ул бик риза булыр».
Төмән өлкә Думасы депутаты Ольга Величко: «Иван Федоровичны котларга бүген никадәр кеше килгән, искитмәле. Әйе, ул аралаша белә иде, килешү осталыгына, оештыру сәләтенә ия иде. Ул гомере буе кешеләр өчен яшәде. Әтиемне дә (Төмән округының Боровский поселогындагы «Боровская» кошчылык фабрикасы җитәкчесе (1979-2008) Александр Созонов), Иван Федоровичны да сугыштан соңгы еллар рухы берләштерде. Алар илнең аякка басуын күрделәр, үз җилкәләрендә тойдылар. Эшләү генә түгел, ә илне үз кулың белән күтәрү, бар көчеңне куеп, уйларың, планнарың белән халык өчен тырышу иде ул чордагы кешеләрнең характерында. Ватанга, кешеләргә мәхәббәт алга әйдәде аларны.
Аны «русский татарин» дип әйтәләр иде. Мин бала вакытымда аңлап бетермәсәм дә, ул динне дә, халыкларны да бүлмәде. Кешеләр комфортлы шартларда яшәсен өчен барысын да эшләде. Без алар калдырган мирасны саклыйк, алар үрнәгендә яшик. Бүген ул булдырган һәр мөмкинлекне яшьләр аңласын, белсен, онытмасыннар иде».
Төмән округы башлыгы Ольга Зимина: «Юбилей алдыннан Иван Каргаполов турында әңгәмәләрне барлаганда, «сыгылмас ихтыярлы романтик» дигән сүзләрне таптым. Чынлап та, тырыш, хезмәт сөючән эш кешесе иде ул. Совхоз-агрофирма Россиядә танылды. Башкаларга да үсеш өчен мөмкинлекләр бирде. Клубын да, мәктәпләр дә, башкасын да булдырды. «Бәхетле, сәламәт кеше генә яхшы эшли ала», - ди иде. Һәр җитәкче дә шул юнәлештә эшләрен алып барсыннар иде».
Күп еллар өлкә мөселман дини идарәсен җитәкләгән Галимҗан Бикмуллин: «Ул гаҗәеп кеше иде. Ямбайда мәдрәсәгә азык-төлек белән бик булышты. Лагерь вакытында да гел ярдәм итеп торды. Ит кирәк булганда, шәкертләр барып, үзләре чалып алып кайта идек. Мине нык хөрмәт итте. 60 яшьлек юбилеема да килеп җылы сүзләр әйтте. Хәтта ат бүләк иткән иде».
Аксакалыбыз Әхтәм Каюмов: «Иван Федоровичны 1970 нче еллардан бирле беләм. Якын аралаша идек, дуслар булдык. Халыкларны бер итеп күрә белде ул. Талымханлыларны хөрмәт итте. Саз артындагы Талымхан авылы аның җитәкчелеге астында чәчәк атты. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, медпункт, йортлар, урамнарда асфальт – барысы да күркәм иде. 2002 елда 19 төбәктән кунаклар килгәндә, рәхәтләнеп Талымханга алып бардым. Кунаклар гаҗәпкә калдылар.
Ул приказ бирми, эше белән үрнәк күрсәтте. Эш кешесендә сәләтләрен күрә белде. Хәзер дә күңелләрдә аның турында гел җылы истәлекләр генә саклана».
Иван Каргаполов кебек авыл хуҗалыгының уңышлы һәм перспективалы, авыл тормышының абруйлы булуын күрсәтүче җитәкчеләр белән горурланып, аларның кешелеклелек, хезмәт кешесенә мәхәббәт белән, тигез карау, үзләре эшләп үрнәк күрсәтү кебек сыйфатлары һәркемгә маяк булып торсын. Шунда гына үзеңнән соң да олы хөрмәт, мактаулы сүзләр генә ишетә аласың.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: мемориаль такта ачу тантанасында.