Материалы

Татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

7-1“Йолдызлар” - Төмән районында

11 февраль көнне Төмән районы, Каскара авылы мәдәният йортында Төмән районы мәдәният идарәсе, район татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Юность” мәдәният һәм ял үзәге тарафыннан район балалар һәм өлкәннәр үзешчән сәнгать коллективларының “Таң йолдызы” балалар иҗаты, “Халык сәнгате” һәм “Фольклор”, “Уйна, гармун!” фестивальләренең смотр-конкурслары оештырылды.

Чараны алып баручылар - Ямбай мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова һәм Талымхан мәдәният йорты мөдире Раиф Сабиров сәхнәгә хөрмәтле кунакларны: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән районы башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә мөселман Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковны чакырдылар. Алар катнашучыларны, килгән халыкны бәйрәм белән котлап, мондый чаралар халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә зур роль уйнавын, балаларның бер-берләренең сәләтләрен күрергә, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирүен әйтеп үттеләр.

Таныштыру, очраштыру, сәхнә осталыкларын арттыру, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге бәйгедә балалар бик теләп катнашалар. Алар “Вокал”, “Хореография”, “Фольклор”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Театраль сәхнә”, “Декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать” номинацияләре буенча көч сынаштылар. Бәйрәм фойеда сәләтле балаларның декоратив-кулланма сәнгате буенча күргәзмәдән башланып китте.

7-2Узган еллардан аермалы буларак, коллективлар сәхнә костюмнарына да әһәмият бирә башладылар. Өлкә фольклор фестивале буенча жюри рәисе: өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, жюри әгъзалары – педагогия фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, фольклор буенча белгеч Луиза Сөрмәтова;

Төмән районы күләмендәге “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате”, “Уйна, гармун!” конкурслары буенча жюри рәисе – Төмән мәдәният институты профессоры, РФнең атказанган артисткасы Ирина Бибеева, жюри әгъзалары: Төмән дәүләт университетының педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева, Төмән дәүләт мәдәният институтының хореография укытучысы Людмила Вавилова, “Этнос” гуманитар белем бирү үзәгенең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова, “Сибирь” рус җыры хоры җитәкчесе Владимир Костылев; шул ук фестивальләрнең өлкә туры жюри рәисе – өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, әгъзалары – күренекле җирле җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәре Миләүшә Яценович, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе укытучысы Наҗия Хәкимова һәм җырчы Рада Глазырина сайландылар. Фестивальдә Каскара, Ямбай, Индрәй, Боровский, Муллаш, Салаир, Шыкча, Червишево (Акъяр шунда ук), Новотарманск хакимиятләреннән иҗат коллективлары катнашты, барлыгы югары дәрәҗәдә әзерләнгән 119 номер каралды. Аларның талантларына, сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, матур итеп тегелгән костюмнарына тамашачылар чын-чынлап сокландылар.

7-4“Төмән районы, гадәттәгечә, аерылып тора, көчлеләрдән санала. Катнашучылар елдан-ел остара баралар, бу җитәкчеләренең тырышлык нәтиҗәләре. Җылы йөз белән каршы алган Төмән районы администрациясенә, район мәдәният идарәсенә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Ә җиңүчеләрнең исемнәрен 25 февраль көнне Каскара мәдәният йортында үтәчәк Гала концертта игълан итәчәкләр”, - дип катнашучыларның чыгышларына йомгак ясады Т.Мирасов.

3 нче март көнне сайлап алу турында беренче урын алучылар өлкә гала-концертында үзләрен тагын бер кат күрсәтәчәкләр һәм “Фольклор” буенча җиңүчеләр узачак YIII өлкә фольклор фестивалендә чыгыш ясаячаклар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума