#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасы

последние и лучшие новости искусства в мире

7-12Узган атнада “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм мәдәният департаментлары, өлкә татар һәм себер татарларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчелегендә оештырылган татар мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылу чарасы узды.

Бирегә килгән милләттәшләребез “Халкым мирасы” фотокүргәзмәсе, “Халык бизәкләре” декоратив-кулланма күргәзмәсе, “Татар ашлары” конкурс-күргәзмәсе белән танышты. Шунда ук Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр ансамбле (З.Кожевникова), “Вак бәлеш” балалар этнографик ансамбле (И.Сафин,Төмән районы, Талымхан авылы), “Пышны” ансамбле (Җ.Касыймов, Төмән районы, Муллаш авылы) “Дуслык” халык хоры ансамбле (А.Мирхәйдәров, Төмән) үзләренең талантларын күрсәттеләр.

Сәхнәдән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Виктор Рейн, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин тамашачыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен белдерделәр.

Концерт программасын Төмән филармониясе җырсысы Эльвира Саниевская “И туган тел” җыры белән башлап җибәрде.7-13 Аннары сәхнәгә бер-бер артлы тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, өлкәдә генә түгел, Россия һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә дәрәҗәле урыннар яулаган талантлы җырчыларыбыз матур танылган җырлары белән сөендерделәр. Моңлы татар җырларын тыңлап, бергә кушылып җырлап-биеп тамашачылар күңелле ял иттеләр.

Татар мәдәният көннәренең иҗат марафоны өч атна дәвам итәчәк. Оештыручылар “йолдызларны” сайларга өлкәбезнең төрле районнарына юл алдылар. Ә районнарда сайлау турын үтеп, беренче урын алучылар 3 мартта өлкә гала-концертында катнашу бәхетенә ирешәчәкләр.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836